«Бу җыр 2 ел эшләнде. Аранжировкасын берничә кешедән эшләтеп карадым, ошамады. Менә быел көз Зөфәр исемле музыкант белән таныштым, һәм ул ясаган аранжировка, ниһаять, ошады. Шулай озак эшләнгән җырлар гадәттә уңышлы була минем. Бу юлы да шулай булыр, дип өметләнәм. «Каршы чык» җырын эшләгән кешеләргә рәхмәт», – дип язган социаль челтәрдәге битендә Сөмбел Билалова.
Яңа җырның сүзләрен Гөлфия Шакирова, ә көен Гүзәлия Вәлиева иҗат иткән.
Җырчыны виртуаль дуслары премьера белән котлаган һәм уңышлар теләгән.