news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова авыл кызы һәм шәһәр егете турында клип төшергән

news_top
Сөмбел Билалова авыл кызы һәм шәһәр егете турында клип төшергән
Фото "Татар-информ" архивыннан

Сөмбел Билалова «Агылалар ак болытлар» дигән яңа җырына клип төшергән. Анда Питрәч районы Чыты авылы кешеләре катнашкан, җырчы аларга рәхмәт сүзләре дә белдерә.

Яңа җырның авторлары – Рауза Хафизова һәм Гүзәлия.

«Дуслар! Миннән яңа клип!!! «Агылалар ак болытлар» җырына бу клипны май аенда төшергән идек. «Китапта язылганча» булды ул. Чын татар клибы. Матур авыл, табигать, елга, шомырт, гармун... Мин – авыл кызы һәм кара «Мерседес»та – шәһәр егете. Нәрсә белән тәмамланганын үзегез карарсыз», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар