Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Билалова – «автоледи»: «Техниканы аңламыйм, йөрергә генә яратам»

news_top_970_100
Сөмбел Билалова – «автоледи»: «Техниканы аңламыйм, йөрергә генә яратам»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Сөмбел Билалованы концертларда «автоледи» дип игълан итәләр. Баксаң, Сөмбелнең машинадан төшкәне дә юк икән. Унсигез яшьтән бирле ул рульдә. Җырчы бу хакта «Интертат»ка үзе сөйләде.

Мин м чын-чынлап, бөтен күңелем белән «автоледи». Мин һәрвакыт машинада. Ул миңа бернинди авырлык та китерми. Ничек кенә арган булсам да, мин һәрвакыт рульдә. Барасы җиремә үзем барсам, миңа шулай тынычрак, рәхәтрәк.

Гомумән, мин юлда йөрергә яратам. Юлда уйлыйм, җырлар тыңлыйм, күптән вакыт җитмәгән эшләрне рульдә килеш эшлим. Яратам инде.

18 яшь тулуга, иң беренче итеп, әтидән машина йөртергә өйрәтүен сорадым. Аннары, күп тә үтми, таныклык алдым. Шуннан бирле машина белән аерылышкан юк. Бүген күп вакыт эченә беренче тапкыр Зәринә (Зәринә Хәсәншина. – ИТ) белән килдем (Апаста «Мәйдан» телеканалы Open air концерты уздырды. – ИТ). Уңайсыз ничектер хәтта (көлә).

Техниканы, дөресен әйтәм, аңламыйм. Йөрергә генә яратам, – дип сөйләде Сөмбел Билалова.

 

Фото: © Сөмбел Билалованың социаль челтәре

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2022
    Исемсез
    Симереп беттегез бит инде татар жырчылары, автомобильдэ йореп
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100