Солянка (рецепт)
Питрәч районында яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан солянка ашы рецептын тәкъдим итәбез
Солянка ашы өчен ингредиентларны кеше санына карап чамалап алырга.
Беренче эш итеп сыер һәм тавык ите пешерергә, шулпасын сөзеп алырга.
Сыер һәм тавык итен, шулай ук пешкән һәм ярымысланган колбасаларны саламлап турарга.
Тозлы кыярны турарга яки угычтан уарга, табага үсемлек мае салып, суы чыкканчы кыздырып алырга һәм томат пастасы салып болгатырга да, уттан алырга.
Шулпага бер зур бәрәңге турап салырга, кайнатып чыгарырга, аннары колбасаларны, итләрне салырга, ахырдан тозлы кыярны салып кайнатып алырга да, сүндерергә.
Солянканы сундергәч, 3 телем лимон һәм берничә зәйтүн җимеше салырга.
Ашларыгыз тәмле булсын!