Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Солянка ашы рецепты

news_top_970_100
Солянка ашы рецепты
Фото: Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә солянка ашы рецепты белән бүлеште.

Ингредиентлар: пешкән сыер ите, ысланган тавык ите, ысланган һәм пешерелгән колбаса, суган, томат пастасы, дәфнә яфрагы, тозлы кыяр, түгәрәк борыч, тәменчә тоз, зәйтүн җимеше.

Ит салып шулпа кайнатырга. Итне, шулай ук ысланган тавык түшен, ысланган һәм пешкән колбасаны саламлап турарга. Аларны табада май салып кыздырып алырга. Аннары суганны вак итеп турарга, кыздырырга, томат пастасы салырга, шунда ук вак туралган тозлы кыяр, томат төсе бетмәсен өчен лимон согы салырга. Аннары шулпага дәфнә яфрагы, түгәрәк борыч, 1 түгәрәк суган, кисәкле лимон, шулай ук томатлы массаны салып, 5 минут кайнатып алырга кирәк.

Бик тәмле була, дип белдерә блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100