news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Солянка ашы рецепты

Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан "Солянка" ашы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Солянка ашы рецепты
3 литрлы шулпага: 1-2 тавык боты, 200 грамм сарык ите, 100 грамм сыер ите, 300 грамм хәләл колбаса.

Бөтен итне дә бер формада кисәргә, табада кыздырырга. Сөякләрен шулпага салып кайнатырга. Ашны сөзгәч, кызган итләрне салырга, бер кечкенә кисәк кәбестә, помидор, 1-2 тозлы кыяр, татлы борыч, кишер, суган, 1 аш кашыгы томат пастасы салып җиңелчә кыздырырга һәм шулпага салырга, тоз, борыч, лавр яфрагы да өстәргә. 

Кайнап чыккач 10-15 минут сүрән утта тотарга. Бәрәңге, зәйтүн җимеше, лимон, төрле үләннәр дә өстәргә була. 

"Бу аш 1-2 көннән тагын да тәмлерәк булачак", - дип язган Тәския ханым.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар