Солы печеньесы (рецепт)
Казанда яшәүче Чулпан Хәйруллинадан солы печеньесы рецептын тәкъдим итәбез. Бу печенье онсыз һәм майсыз пешерелә.
![Солы печеньесы (рецепт)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/9/27/bb9ea7f65f4240b6190999543efe2ffd97d0c9a8e2814f7f18b0122f635d.jpg)
Печенье өчен: 1 стакан солы ярмасы, кефир яки су, инжир, финик, өрек, йөзем, алма, банан.
Эш тәртибе: солы ярмасын кефирга яисә суга саласың. Бер сәгать тирәсе бүртә. Инжир, финик,өрек турарга, йөзем бүрттерергә була. Алманы угычтан уарга һәм согын сыгарга яисә бананны чәнечке белән изәргә.
Солы ярмасына җиләк-җимешне кушып барысын бергә болгатырга. Түгәрәк форма ясап кул белән, кәгазь өстенә тезәсең. 180 градуслы мичкә 20 минутка "озатырга".