news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Солтан Габәшинең аяныч язмышы: «Түрәләр өчен фатирыннан куылган, гаиләсе баракта яшәгән»

Беренче татар опералары авторы, композитор Солтан Габәшинең исеме Салих Сәйдәшев кебек үк татар музыкасы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Әмма аның үткән тормыш юлы бик азларга гына билгеле.

news_top
Солтан Габәшинең аяныч язмышы: «Түрәләр өчен фатирыннан куылган, гаиләсе баракта яшәгән»
Дизайн: Ильяс Хаҗиев

Танылган музыка белгече-фольклорчы, педагог һәм традицион уен коралларында башкаручы Геннадий Макаров композиторның агач башында кубыз уйнап башланган балачагы, НКВД тарафыннан үз өеннән 24 сәгать эчендә куылуы, авылда өзелгән гомере һәм гаиләсенең Казан барагындагы баскыч астында үткән аянычлы язмышы турында сөйләде. Габәшинең тарихи вә кыйммәтле кулъязмалары артында нинди фаҗига ята? Бу хакта галим Солтан Габәшигә багышланган «Габәши. Музыкага юл» күргәзмәсе ачылышында сөйләде.

Геннадий Макаров

Фото: © «Интертат», Зилә Мөбәрәкшина

«Уфада яшәгәндә яшь татар композиторы буларак таныла»

Солтан Габәшинең музыкага юлы бик катлаулы була. Ул балачактан ук кубызда уйнарга ярата, моның өчен хәтта агач башына үрмәли торган була. Солтан әле кечкенә малай булганда, аларның гаиләсе Казанга күчеп килә, һәм ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. Музыка дөньясына якынрак булыр өчен, ул танылган бер скрипкачыдан дәресләр ала. Музыкантның исеме – Мөхәммәд шәкерт. Ул барлык мөселман йолаларын төгәл үтәп баручы гаять диндар кеше була һәм кечкенә Солтанны яшертен генә тыңлап, аңа дәресләр бирә. Моннан тыш, Мөхәммәд шәкерт буш вакытларында трактирда скрипкада уйный. Ул уйнаган трактир «Өч ярым» дип атала, чөнки бинаның ике тулы тәрәзәсе һәм яртылаш ясалган тагын бер тәрәзәсе була.

Солтан Габәши эш өстәле янында Уфада.

Фото: echovek.ru

Солтан әнә шулай скрипка дәресләре ала, әмма соңрак аның әтисе Хәсәнгата Габәшине Уфада урнашкан Оренбург диния нәзарәтенә казый итеп чакыралар. Алар Уфада фатир арендалап яши башлый, ә ул фатирда рояль була. Хуҗабикә өйдә булмаган чакта, Солтан Габәши бүлмәгә яшерен генә кереп, шул инструментта нәрсәдер уйнарга тырыша. Бу кечкенә малайның музыкага омтылышын күреп алган хуҗабикә әтисенә: «Бу баланың музыкага карата ачыктан-ачык зур теләге һәм таланты бар», – дип әйтә.

Шушы вакыйгадан соң гына әтисе аңа музыка дәресләре алырга рөхсәт итә. Солтан әкренләп ноталарны үзләштерә, уйнарга өйрәнә. Уфада милли кичәләр оештырылганда, ул «Шәрык клубы» сәхнәсендә татар халык җырларын уйный. Ул чорда, сәхнә җырлары модага керә башлагач, Габәши татар көйләрен генә түгел, башка әсәрләрне де аккомпаниацияли. Җырны сәхнәдән торып башкару — табын артында, кунаклар җыелып җырлаудан бөтенләй аерылып тора, аның үз таләпләре бар. Нәкъ менә шуңа күрә җырчылар татар көйләренә романс төсмере кертергә тырыша һәм үз җырларын да «романслар» дип атый башлый. Солтан Уфада яшәгән шул елларда ук фортепианода уйнап, яшь татар композиторы буларак таныла. Соңрак алар әтисе белән яңадан күченеп китәләр... Әмма аңа кадәр ул Уфада реаль училищены тәмамларга өлгерә.

Габәши ни өчен юрист була алмыйча кала?

Солтанга 16–17 яшьләр тирәсе. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, ул Мәскәүдәге реаль училищега укырга керергә гариза бирә. Казанга күчеп китү сәбәпле, бу нияте тормышка ашмый кала, һәм Солтан Габәши Казан университетының юридик факультетына укырга керергә әзерләнә. Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен латин телен һәм берәр чит телне, мәсәлән, алман телен белергә кирәк була. Шуңа күрә ул үзенә репетитор яллый һәм латин белән алман телен яхшы гына тапшыра. Болардан тыш, ул гарәп һәм фарсы телләрен дә камил белә, чөнки Уфада танылган «Галия» мәдрәсәсендә укыган була. Бу да бик абруйлы уку йорты булып санала.

Шулай итеп, Солтан Габәши Казан университетына укырга керә, әмма озак та үтми революция башлана. Аларны юнкерлар буларак Кышкы сарайны сакларга дип, Санкт-Петербургка җибәрәләр. Бу омтылыштан бернәрсә дә барып чыкмый, һәм ул кире кайта. Аның социаль чыгышы эшче-крестьян катламыннан булмаганы өчен: «Булды, үзеңә башка урын эзлә», – дип әйтәләр. Шуның аркасында аны университеттан куып чыгаралар һәм ул анда бүтән укымый…

Халык җырларын беренчеләрдән булып нотага теркәп калдыра

Солтан Габәши әле Уфада яшәгән чордан ук, ягъни 1910 елдан башлап, татар җырларын нотага сала башлый. Башта бу эш, бәлки, оешып та бетмәгәндер, әмма ул барыбер язуын дәвам итә. Ниһаять, Казанга күчеп килгәч, бу шөгылен тагын да җәелдереп җибәрә һәм аның «Милли моңнар. Төрки-татар көйләре» дип аталган бик матур җыентыгы барлыкка килә.

Көтмәгәндә мондый җыентык төзү фикере аңа кайдан килә соң? Хикмәт шунда: аның кулына Сергей Рыбаковның «Урал мөселманнарының музыкасы һәм җырлары» дигән китабы килеп эләгә. Ул бу китапны укый, анда ноталар да язылган була. Солтан ул чакта ноталарны бөтен тирәнлегендә белмәсә дә, үзенчә төрле көйләр уйлап чыгара һәм ноталар буенча җырлап карый. Иҗат – үзенчәлекле нәрсә бит ул. Анда кагыйдәләрне төгәл аңлау мәҗбүри түгел, монда синең эчке теләгең, эмоциональ халәтең мөһимрәк, һәм Габәши әлеге моңнар ярдәмендә шул чорда ук үз әсәрләрен чыгара башлый.

Урал мөселманнарының, ягъни татар, башкорт, типтәрләрнең 200 дән артык җыр-көен туплап, бик кызыклы җыентык чыгарган Сергей Рыбаков үрнәге Солтан Габәшине дә илһамландыра. Ул да шундый җыентык әзерләргә керешә һәм үз әтисеннән «Мөхәммәдия» китабындагы көйләрне яздырып ала. Ул җырларны, татар көйләрен, бәетләрне һәм мөнәҗәтләрне теркәп бара. Әтисе Хәсәнгата Габәшинең ике хатыны була. Солтан әтисенең хатыннарыннан да, мәдрәсә шәкертләреннән дә «Мәүлид китабы»ндагы көйләрне язып ала. Шулай ук гади авыл көйләрен дә туплый. Нәтиҗәдә, Солтан Габәши халык җырларын нотага теркәгән беренче мәдәният эшлеклеләрнең берсе була. Аның бу кулъязмасының язмышы да бик кызыклы.

Халыкны колхозга кертәбез, дигән сәбәп белән фольклор материаллары җыялар

Революциядән соң Солтан Габәши дә, барлык яшьләр кебек үк, заман таләп иткән яңарыш хәрәкәтенә кушылып китә. Ул чорда патша яклы булу дөрес саналмый, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк була. Ул эшче-крестьян хорлары оештыра, Казандагы музыка училищесында музыкаль җитәкче булып эшли. Ике-өч тавышка җырлана торган беренче татар хорлары нәкъ менә Солтан Габәшидән башланып китә. Ягъни, ул шәһәрдә бик тә танылган һәм гаять актив музыкант, композитор була. Әлеге чорда ул үзенең китабын, кулъязмасын тәмамлап куя да, бүтән аңа кагылмый. Ни өчен дигәндә, андагы бәетләр һәм мөнәҗәтләр ул заман таләпләренә туры килүдән туктый, чөнки идеология эшче-крестьян җырларын яздыруны таләп итә. Шул рәвешле ул бу хезмәтен ераккарак яшереп куя, әмма кая барса да гел үзе белән йөртә.

Халык җырларын яздыру өчен исә авылларга чыгарга кирәк була. Бу вакытта Габәши инде «Сания», «Эшче» операларын, төрле спектакльләргә музыка язган танылган композитор була. Шул чорда эшләп килгән Татар мәдәнияте йорты җитәкчелеге белән ул, халык җырларын теркәү максатыннан, Актаныш һәм Минзәлә районнарына барырга килешә. Әмма аңа моны эшләргә рөхсәт бирмиләр, моның өчен мең төрле сәбәп табалар. Киләсе елда, ягъни 1931 елда, ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры белән килешү төзи һәм алар бөтенләй башка маршрут буенча юлга кузгалалар. Чистай аша Чирмешән, Аксубай, Әлмәт, алга таба Актүбә, Азнакай җирләрен үтеп, Ютазы тирәсендә бу сәфәрне тәмамлыйлар. Алар 1,5 ай дәвамында атларда күчеп йөреп сәяхәт итәләр.

Әлеге сәфәрнең үз максатлары була: беренчедән, алар авылларга килеп җитүгә, халыкны колхозга кертер өчен авыл активын җыялар. Бу – сәяси момент, ул чорда бу бик мөһим кабул ителә, аларны шушы шарт белән генә юлга җибәрәләр. Кешеләргә колхозга керү турында гаризалар язарга булышып, агитация ясаганнан соң гына, авылда кемнәрнең борынгы җырларны белүен, инструментларда уйнавын ачыклый башлыйлар. Бу исемлек әзер булгач, кич белән үзләре концерт куялар.

Аларның төркемендә берничә кеше була. Беренчедән, сәяси җитәкче (политрук) – Хуҗа Бәдый, ул бер үк вакытта аларның рәссамы да булып тора. Икенчесе – секретарь, Камал театры артисткасы Наилә Рәхмәтуллина була. Гай Таһиров биюләрне язып бара. Иң төп шәхес булып халык артисты Газиз Әлмөхәммәтов санала. Солтан Габәши исә аның урынбасары гына булып йөри. Ләкин чынлыкта сәфәр көндәлеген һәм барлык язмаларны Солтан Габәши үзе алып бара. Саклык чарасы буларак, ул үзен алгы планга чыгармый. Алар әнә шулай 1,5 ай йөриләр, һәм нәтиҗәдә Габәшинең бу сәфәрдән гаҗәеп бай көндәлеге сакланып кала. Анда фотосурәтләр дә бик күп була, чөнки ул үзе дә искиткеч яхшы фоторәссам була. Ул вакыттагы махсус пыяла пластиналарга төшерә торган була. Сәфәргә үзләре белән фонограф та алалар, әмма ул юлда ватыла.

НКВД кысрыклавы: «Мин сиңа яхшылык теләп кенә әйтәм...»

Шушы төркем Ютазыга барып җиткәч, Газиз Әлмөхәммәтов: «Әгәр Казанга кире кайтсам, мине шунда ук кулга алачаклар», – дип әйтә. Моңа кадәр дә аларның кая барганын, нинди дәүләт учреждениеләрендә булганын тикшереп торалар, кыскасы, НКВД (Эчке эшләр халык комиссариаты) аларның һәр адымын күзәтә. Бу – 1931 ел. Шуннан соң алар үзара килешәләр: Уфадан Мәскәүгә, РСФСР Мәгариф халык комиссариатының мәдәният бүлегенә, Башкортстан мәдәниятен күтәрү өчен белгечләр кирәклеге турында хат язалар. Шулай итеп Газизне Уфага чакырталар һәм ул анда яңа мәдәни төзелеш җитәкчеләренең берсенә әверелә. Китеп барганда ул Солтанга: «Уфага барып урнашкач, сине дә үзем янына чакырырмын», – дип сүз бирә. Чынлап та, барысы да ул әйткәнчә булып чыга.

Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов. Казан, 1920 еллар.

Фото: echovek.ru

Казанга кайткач, репрессия башлана. Композиторны гел түбәнсетәләр, мыскыл итәләр һәм бертуктаусыз сорау алуларга чакырталар. Ниһаять, күптәннән көтелгән хат килә: «Сания» һәм «Эшче» опералары авторы, композитор Солтан Габәшине Уфадагы мәдәни төзелешкә ярдәм итү өчен Башкортстанга җибәрергә», – дигән карар була ул. Шул рәвешле Солтан Габәши Уфага китеп бара.

Башкортстанда Солтан Габәши Композиторлар берлеген оештыручы төп шәхесләрнең берсе була. Ягъни, аның музыкантлык сыйфатлары гына түгел, ә оештыру таланты да тулысынча ачыла. Анда да халык җырларын җыюын дәвам итә. Сүз уңаеннан, композитор Александр Ключарёв – аның укучысы. Ул Ключарёв белән бергә йөреп, башкорт халык җырлары җыентыгын әзерли. Александр Ключарёв та ул чакта Казанда калырга курка, анда барысы да аерым күзәтү астында була. Шул сәбәпле ул да Уфага юл тота.

Шуны да әйтергә кирәк: Солтан Габәши анда башкорт телендә дә бик яхшы яза башлый. Ул башкорт телендә мандолинада уйнарга өйрәнү буенча үзөйрәткеч китабын әзерли, оркестр башкаруы өчен бик күп әсәрләр иҗат итә. Сугыш башланыр алдыннан гына: «Ярый, җитәр инде, күпме буйдак булып йөрергә була», – дип, 48 яшендә Фәхригаләм дигән кызга өйләнә. Озак та үтми аларның Рөстәм исемле уллары туа. Тагын бер яхшы ягы – сугышка кадәр аңа Уфада бик яхшы фатир бирәләр. Әмма алга таба хәлләр үзгәрә.

Махсус хәрби хәрәкәтләр, ягъни Бөек Ватан сугышы башлана. Мәскәүдән эвакуацияләнгән халыкны Самара, Казан, Уфа шәһәрләренә җибәрәләр. Мәскәүдән килгән югары дәрәҗәле түрәләр коммуналь фатирларда яшәргә теләми, димәк, аларга уңайлы торак табу таләп ителә. НКВД хезмәткәрләре моның юлын тиз таба. Бер көнне телефоннан шалтыратып: «Солтан Габәшиме? Монда бер эш килеп чыкты әле... Кыскасы, мин сиңа яхшылык теләп кенә әйтәм, син миңа кеше буларак ошыйсың, әмма 24 сәгать эчендә Уфадан китмәсәң, төнне бөтенләй башка җирдә үткәрәчәксең», – дип кисәтәләр.

Солтан Габәши бу шалтыратудан соң бик нык куркып кала. Гаиләсе бар, баласы да әле бик кечкенә, нибары 3-4 айлык кына була. Аңа: «Дүртөйлегә китә аласың. Анда сине НКВД каршы алачак, кайда яшәячәгеңне билгеләрләр. Мин сиңа яхшы ният белән генә шалтыратам», – дип әйтәләр.

Ятимлек җилләре һәм Солтан Габәшидән калган кыйммәтле мирас

1941 елда ул кечкенә баласын, хатынын һәм бөтен төенчекләрен алып Дүртөйлегә килеп җитә, җирле НКВД бүлегенә керә. Анда исә: «Беркем дә шалтыратмады, без бернәрсә дә белмибез. Нишләп килдегез?» – дип каршы алалар. Ул кая барырга да белмичә куркуга кала: кире Уфага кайтыргамы, әллә монда калыргамы – барыр җире юк бит. Аңа: «Беләсезме, монда якында гына авыллар бар, анда буш калган йортлар җитәрлек. Шунда урнаштырабыз, аннары күренер», – дип киңәш итәләр. Шул рәвешле, Габәши гаиләсе белән Чалкак дигән авылга китә, анда кешеләр аңа торырлык урын җайлап бирәләр.

Фото: © «Интертат», Зилә Мөбәрәкшина

Ул вакытта авыл халкы, барлык кешеләр урманга барып, поездларны ягар өчен утын кисәргә тиеш була. Солтан Габәши шунда хезмәт иткәндә каты гына салкын тидерә һәм, күп тә үтми, 1942 елда вафат була. Хатыны кечкенә бала белән берүзе кала. Кая барырга? Ул Казанга кайта, әмма монда барысы да: «И, болар – репрессияләнгәннәр гаиләсе, болардан ераграк торырга кирәк», – дип качалар. Аларга беркем дә ярдәм итми.

Шул чорда Солтан Габәши белән бергә «Сания», «Эшче», операларын язган Василий Виноградов кына Габәшинең хатынына ярдәм кулы суза. Ул вакытта Казанда ике катлы барак тибындагы йортлар бик күп була. Анда кергәч, баскыч мәйданчыгы астында буш урын кала торган була. Аңа әнә шушы баскыч астындагы урынны такталар белән аерып бирәләр. Нәтиҗәдә, бер кечкенә генә «өн» барлыкка килә... Кечкенә Рөстәм әнисе белән әнә шунда яши башлый. Соңрак ул үсә төшә. Сул як Болак урамы буйлап цирк ягына барганда бер мәктәп бинасы бар, Солтанның улы – Рөстәм Габәши әнә шунда укый.

Аннан соң Габәшинең хатыны Фәхригаләм дә үлеп китә. Рөстәм берүзе кала... Солтан Габәшинең барлык кулъязмалары сакланган әлеге төенчекне Рөстәм нәкъ немец овчаркасы кебек саклый: аны беркемгә дә бирми, беркемне дә якын җибәрми, күз карасы кебек тота. Соңрак үсеп буй җиткәч, өйләнгәннән соң, 1960 еллар ахырында алар бу кыйммәтле мирасны Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивына тапшыралар.

«Татар мәдәнияте Солтан Габәши яки Салих Сәйдәшев белән генә чикләнми»

Солтан Габәшинең язмышы гаять трагик төс ала. Ул – татар мәдәниятенең, татар музыкасының үзенчәлекле бер символы. Без Салих Сәйдәшев турында күп сөйлибез, аның да күргәннәре җитәрлек, дошманнары да аз булмый. Ләкин Солтан Габәшинең тормыш юлы тагын да аянычлырак.

Дизайн: Ильяс Хаҗиев

Мин аның әлеге кулъязмаларына таянып, «Милли моңнар. Төрки-татар көйләре» дигән китап бастырып чыгардым. Андагы барлык язмалар гарәп графикасында язылган булганга, миңа барысын да хәзерге татар әдәби теленә күчерергә туры килде. Кызыклы хәлләр булды: кайвакыт ул ноталар астына җыр текстларын да теркәп куйган була. Ноталар сулдан уңга языла, ә гарәп язуы уңнан сулга бара бит. Көй белән текстны бергә туры китерү гаять катлаулы эш булды, әмма без бу хезмәтне башкарып чыктык. Беренче китап Солтан Габәшинең тууына 100 ел тулу уңаеннан басылды.

Бүгенге көндә, әлбәттә, музей тарафыннан ясалган бу башлангычлар гаҗәеп гүзәл күренеш. Солтан Габәшигә багышланган күргәзмә ачылышын тыңлап утырганда сөендем, чөнки Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее — Татарстанда татар мәдәнияте тарихына күз саласы, аңа кагыласы килгән һәр кеше өчен бердәнбер изге урын булып тора.

Татар мәдәнияте Солтан Габәши яки Салих Сәйдәшев белән генә чикләнми. Анда исемнәр бик күп, һәм мин киләчәктә монда башка аз танылган шәхесләребезнең дә исемнәре шулай ук олыланыр, алар хакында да бик кызыклы экспозицияләр оештырылыр дип өметләнәм. Бүгенгә кадәр шактый күп материаллар сакланып калган. Айдар Ниязов бу эштә бик яхшы үрнәк күрсәтте. Булдырган, афәрин! Музыка дөньясында төрле иҗатчылар булган: кемдер мандолинада уйнаган, кемдер җырлаган. Алар турында без бөтенләй аз беләбез. Әлеге музейда шундый тематик кичәләр оештырылып барса, бу, әлбәттә, зур көч, хезмәт таләп итәчәк, әмма кешеләр үз тарихын күбрәк белсен өчен бу хезмәт үз-үзен аклаячак. Алга таба да бүгенге вакыйга турында матбугатта да язарга, бу мирасны бөтен җирдә пропагандаларга кирәк, – диде чыгышында Геннадий Макаров.

Геннадий Макаров

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бер яз көнне шәкертләрнең берсе тәрәзә төбенә утырып, татар җырын җырлый башлый. Мин ул җырны шул мизгелдә үк, әйтерсең лә, гомерлеккә истә калдырдым» – татар композиторы Солтан Габәши үзенең музыка белән беренче очрашуларын шулай искә ала.

Аның тормыш юлы никадәр үзенчәлекле һәм нәтиҗәле булса, шулкадәр үк фаҗигале дә. Шәхси сайлавын ул балачакта ук ясый, гәрчә музыка белән шөгыльләнүне мөселман авылдашларыннан яшерергә туры килсә дә. Әмма зур шәһәргә күченү һәм әтисенең ярдәме аны бу сайлауда ныгыта. Музыкант үзенең иҗаты белән милли сәнгатьне ислам традицияләренең бер өлеше буларак кабул итүгә нигез сала. Догалар укуның музыкаль-сәнгатьле мөмкинлекләренә мөрәҗәгать итә.

Солтан Габәши — хор, вокаль һәм инструменталь әсәрләр, татар һәм башкорт халык җырлары эшкәртмәләре авторы, Гаяз Исхакый, Фәтхи Бурнаш, К. Рәхим пьесалары буенча уннан артык спектакльгә музыка иҗат итүче. Фольклор экспедицияләрендә ул 200 дән артык татар һәм 100 дән артык башкорт көен җыя, музыкаль иҗат турында лекцияләр укый, татар һәм башкорт телләрендә музыка буенча дәреслекләр һәм кулланмалар төзи.

Татар музыкасы тарихында композитор беренче татар опера коллективы төзүчеләрнең берсе һәм Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов белән берлектә «Сания» (1925 ел) һәм «Эшче» (1930 ел) беренче татар опералары авторларының берсе буларак мәңгегә кала.

Габәши 1930 нчы елларда «габашизм» дигән исемле ярлык тагылган татар мәдәният эшлеклеләреннән бердәнбере. Композиторны эзәрлекләүнең сәбәбе – аның социаль чыгышы һәм милли музыка белән сакчыл мөнәсәбәте була. Аны яңа пролетар мәдәнияткә каршы торуда гаеплиләр, җәмәгать һәм педагогик эшчәнлектән читләштерәләр, нәтиҗәдә ул Уфага, соңрак Челкаково дигән кечкенә авылга китәргә мәҗбүр була.

«Габәши. Музыкага юл» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланга документлар, ноталар һәм фотосурәтләр, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» язма һәм музыкаль мирас үзәге материаллары, шәхси һәм гаилә архивларында тупланган экспонатлар тәкъдим ителә.

Шулай ук биредә композиторның моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган музыкасын тыңлау, уникаль басмалар һәм кулъязмалар белән танышу мөмкинлеге бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар