Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соловьевның туры эфиры вакытында профессор Андрей Карнеев аңын югалтып егылган

news_top_970_100
Соловьевның туры эфиры вакытында профессор Андрей Карнеев аңын югалтып егылган
kazanfirst.ru

Профессор Андрей Карнеев «Вечер с Владимиром Соловьевым» тапшыруның туры эфиры вакытында аңын югалтып егылган. Бу хакта «KAZANFIRST» яза.

Дискуссия барышында Югары икътисад мәктәбенең Көнчыгышны өйрәнү мәктәбе җитәкчесе, Соловьевның «Америка беркайчан да «төсле»ләрне кешеләргә санамады» дигән сүзләреннән соң, кинәт кенә аңын югалтып егыла. Владимир Соловьев һәм эфирга килгән башка кунаклар Андрей Карнеевка ярдәм итәргә ташланалар. Бераздан профессор аңына килә.

Видеодан күренгәнчә, Владимир Соловьев, иң беренче эш итеп, табиб чакырырга куша. «Тормагыз, әлегә тормагыз», – ди ул аңа. Бераздан Андрей Карнеев башка кешеләр ярдәме белән үзе торып баса. Соңрак студиягә, профессорга ярдәм итәргә дип табиб килгән, диелә әлеге хәбәрдә.

«Взгляд» газетасында профессорның ни сәбәпле егылуы язылган. Андрей Карнеев сүзләренчә, ул үзен начар хис иткән, әмма тапшыруны ташлап чыгып китәргә теләмәгән һәм тәнәфесне көтәргә булган. Профессор моны, сөйләшүнең темасы белән бәйле түгел, дип белдерә. «1-2 секундка гына тигезлекне югалттым», – ди ул. Профессор билгеләвенчә, ул аңын югалтмаган, ә егылган гына, диелә язмада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100