Сольный концертында Алия Карачуринаның хәле начарланган, концертны Ришат дәвам иткән
Казандагы сольный концерты вакытында җырчы Алия Карачуринаның хәле начарланган. Концертны махсус кунак буларак кына чакырылган тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинга дәвам итәргә туры килгән. Бу хакта Ришат үзенең телеграм каналында язды.
«Сольный блоктан соң мин җырларга тиеш идем. Кинәт кенә Алия: «Матурым, күбрәк җырла…. Хәлем яхшы түгел», – ди.
Мин программа буенча ике җыр башкардым. Шуннан соң миңа Алиянең концертны дәвам итә алмаячагын җиткерәләр…
Дөресен әйтәм, ул мизгелдә эмоцияләргә бирелмәдем – миңа залны тотып торырга, концертны матур итеп тәмамларга кирәк иде. Бәхетебезгә, залда дус табибларыбыз да бар иде. Алар шунда ук ярдәмгә ашыкты.
Концерт тәмамлануга Алия янына ашыктым.
Хәзер барысы да яхшы. Теләктәшлек белдерүегез өчен бик зур рәхмәт», – дип сөйләде Ришат бу хакта.
Алия үзе тамашачылары белән элемтәгә чыкмады әле. Ришатның сторисларында гына ул үзенең кызыл күлмәктән чыккан блогында көчкә басып торуы хакында сөйли.
