Аш бүлмәсендә куллана торган сөлгеләрне, чүпрәкләрне чистарту ысулы киңәшләр сайтында чыкты.
«Төнгә салып куям – иртән бер тап та калмый: хәтта иске май да юкка чыга», – дип яза хуҗабикәләр.
Бары тик 3 арзан гына ингредиент кулланып, сөлгеләрне чистартып була, ди алар.
Кирәк
- 5 литр кайнар су.
- 1 стакан гади кер порошогы.
- 2 аш кашыгы агарткыч (сөлгеләрегез тукымасына туры килерлек итеп сайлагыз).
- 1 аш кашыгы гади үсемлек мае.
Бу эремә тукымага тирән үтеп керә һәм хәтта сеңгән пычракны да тарката.
Куллану
- Кайнар суда кер порошогын һәм агарткычны эретегез.
- Үсемлек мае өстәгез һәм яхшылап болгатыгыз.
- Пычранган сөлгеләрне әлеге эремәгә салыгыз.
- Җылылык саклансын өчен, савытны капкач яки пленка белән ябыгыз һәм төнгә калдырыгыз.
Иртән гаҗәеп нәтиҗә күрерсез: май таплары да, пычрак эзләре дә юкка чыгачак, дип ышандыра хуҗабикәләр.