Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөлгеләр йомшарсын өчен нишләргә?

news_top_970_100
Сөлгеләр йомшарсын өчен нишләргә?
Владимир Васильев, архив

Сөлгеләрне кабат йомшарту өчен киңәшләр турында «АиФ» яза.

Каты су, кер порошогы, киптерү – йомшак сөлгене шулар катырак итә. Каты сөлге тән тиресенә травма ясый, андый сөлге белән сөртенү тәнгә рәхәт түгел.

Белгечләр сүзләренчә, керләрне юган чакта бераз кондиционер кушып җибәрсәң, каты су һәм киптерү зыяны кими. Иң мөһиме – артыгын кыланмаска, кондиционерны күп салсаң, ул сөлгенең су сеңдерү үзлеген начарландыра.

Аш серкәсе сөлгеләрне йомшартырга ярдәм итә. Бер чокыр (230-250 мл) аш серкәсен кер машинасына салып җибәрсәң, сөлгенең тукыма җепселләре йомшара, кер юа торган чараның калдыклары чыгып бетә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100