«Сөлек кебек ир-егетләр юкка чыга» – 61 яшьтәге укытучы хәрби операциядә һәлак булган
Башкортстан Республикасының Мәләвез районында 2 сентябрь көнне Фәйрус Гафаровны җирләделәр. Ул апрель аенда 61 яшен тутырган булган. Фәйрус Фәнис улы июнь аенда гына махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән була, кызганычка, аңа кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый.
«Кызыл таң» сайты язуынча, Фәйрус Фәнис улы 1995 елдан Мәләвезнең 1нче гимназиясендә, хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр, әзерлек җитәкчесе булып эшләгән. «ВКонтакте» төркемнәрендә укытучының һәлак булуы турындагы хәбәр астына бик күпләр кайгы уртаклашу сүзләре язып калдырган.
«Сөлек кебек ир-егетләр юкка чыга. Кайчан бетәр икән бу галәмәт. Гаиләсенә түземлек, Ходаем»;
«Мәңгелек дан геройга. Урыны оҗмах түрләрендә, авыр туфрагы җиңел булсын»;
«Ай Аллам. Кайчан гына бетә инде бу? Авыр туфрагы җиңел булсын»;
«Чын ир-атка яшь комачауламый! Җаны җәннәттә булсын!»;
«Калганнарга сабырлык бирсен Аллакаем»;
«Безнең ир-атларыбызны җирләргә көч юк инде»;
«Я Аллаһым! Синең генә кодрәтеңдә. Изге хәерле хәбәрләр белән генә сөендерсәләр иде. Калган улларыбыз, ир-егетләребезнең сау-сәламәт кенә кайтулары насыйп булса иде, Аллаһым»;
«Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты, яткан җире йомшак булсын Героебызның. Якыннарына сабырлык, түземлек бир, Ходаем», – дип, кайгы уртаклашучылар бик күп.
Фәйрус Гафаров 1962 елда Мәләвездә туган. 5нче мәктәптә укыган, аннары 1977 елда укуын Стәрлетамак мәктәбендә дәвам итә. 1980-1982 елларда армиядә отделение командиры була. Хезмәтеннән соң Гафаровны Эчке эшләр министрлыгына чакыралар, анда ул 10 елдан артык эшли, 1нче һәм 2нче дәрәҗә «За безупречную службу» медальләре белән бүләкләнә.