Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Солдатларны озата баручы хәрби табиб поездда тулгаклый башлаган хатынга бала таптырган

news_top_970_100

Росгвардиянең хәрби табибы Раида Гаджиева поездда барганда тулгаклый башлаган хатынга баласын тудырырга ярдәм иткән. Шулай итеп Чита-Мәскәү поезды купесында дөньяга ир бала туа. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Раида Гаджиева Красноярскида армиягә алынган солдатларны Читага алып бара.

Пассажир хатыннарның берсе йөкле була, бер мизгелдә аның тулгагы башлана. Поездда озатучы булып эшләүче хатын күрше вагонда хәрби табиб булуын искә төшерә һәм ярдәм сорый.

Йөкле хатын баласын сәгать ярым эчендә тудыра. Киләсе станциядә әни белән нарасыйны табибларга тапшырып калдыралар.

Гаджиева исә беренче тапкыр бала таптырганын әйтә. Ул куркып та, югалып та калмавын сөйли.

Поезд җитәкчесе Гаджиевага рәхмәт белдергән, аны бүләкләүне сораган.

«Шундый солдатлар өчен рәхмәт», - дигән поезд җитәкчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100