Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рүзәл Минһаҗевка хезмәттәше: «Дустым бүген уттан чыга алмады. Кайгымның чиге юк»

news_top_970_100
Рүзәл Минһаҗевка хезмәттәше: «Дустым бүген уттан чыга алмады. Кайгымның чиге юк»
"Татар-информ" архивы

Махсус операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм җыючы, Фирдүс Тямаев төркемендәге Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев «ВКонтакте» сәхифәсенә үзәкләргә үтәрлек сүзләр язып урнаштырган.

«Илебез канлы күз яше түгә... Әниләр, егетләрнең гаиләләре йокының ни икәнен күптән онытты… Бер-беребезгә ихтирамлы булсак иде… Бер җылы сүз җитә кеше җанын дәваларга…

Кич белән хезмәт иткән дустым шалтыратты. «Рүзәл, минем янымда хезмәт иткән, сез безгә килгәч аның белән бергә утырып ашаган, бер блиндаҗда кунган Свердлау егете бүген уттан чыга алмады... Аны күкләр алды... Ул минем иң якыным иде… Кайгымның чиге юк… Үз-үземә урын таба алмыйча, кайгымны сөйләргә дип туганнарыма, дусларыма шалтыратсам, беркем дә алмады... Тиз оныталар икән... Нигә шулай микән ул тормыш, Рүзәл? Иртән мин дә утка керәм...» – дигән.

Җәмәгать! 2 минут вакыт таба алмыйбызмы әллә, юатырлык сүзләр әйтергә? Көн буе теләсә нәрсә карап утырырга вакыт бар бит! Кемнәр соң без? КЕШЕ дип әйтә алабызмы үзебезне?

Әз генә уйланыйк, уяныйк...

Бер сүз җитә – кеше җанын яраларга,

Бер сүз җитә – шул ярадан араларга...

Бер сүз җитә – өзелмәскә өмет җебем,

Бер сүз көтәм – әйтер икән аны кемем...» – дип, шигырь юллары белән тәмамлаган Рүзәл әрнү катыш постын.

Рүзәл алдагы постларында чираттагы гуманитар ярдәм җыя башлавы, аеруча «Нива» машиналары кирәк булуы турында да яза. Инде алар 12 машина белән ярдәм иткән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 август 2023
    Исемсез
    Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100