Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Солдатлар Донецкида Рифат Зарипов җырына бии

news_top_970_100
Солдатлар Донецкида Рифат Зарипов җырына бии

Җырчы Рифат Зариповка Украинадагы махсус операциядә катнашучы татар егетләре видео юллаган. Егетләр җырчының «Ике минут кына» җырына сыздырып бии, кушылып җырлап та ала. Үзләре коралларын кулларыннан төшермиләр. Арттагы фонда ниндидер ташландык корылмалар, склад сыман биналар күренеп тора. Бер почмакта хәрбиләр учакка казан асып ашарга пешерә.

Әлеге видеоны Нияз Вафин исемле егет төшергәнлеге аңлашыла. Алдагы видеода ул Донецкидагы азык-төлек кибетенә кереп, сатучылар һәм сатып алучыларны гаҗәпкә калдырган. Нияз Рифат Зариповның фанаты булса кирәк, бу юлы ул аның «Туганнар» җырын башкара, рәхәтләнеп бии. Сатучыларның Ниязга кул чабып торганы күренеп китә.

Әлеге видеоларны Нияз үзенең сторисларына да куйган. Күрәсең, әлегә элемтә бар.

Рифат Зарипов моң сөюче егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100