Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шольцны Путин турындагы сүзләре өчен тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
Шольцны Путин турындагы сүзләре өчен тәнкыйтьлиләр
http://kremlin.ru/

Twitter кулланучылар Германия канцлеры Олаф Шольцның публикациясен ошатмаган. Ул «Россия Президенты Владимир Путинның союздашлары калмады» дип язган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Россия Президенты Путин дөньяда берүзе диярлек. Аның көчле союздашлары юк. Бу – Балидагы G20 саммитының төп нәтиҗәсе. Аның Украинада конфликтны үзгәрешсез һәм авиаһөҗүмнәр белән дәвам итүе һич мөмкин түгел», – ди Шольц.

Ләкин челтәр кулланучылар Шольц белән килешми. «Аның союздашы юк. Си Цзиньпин моны күргәч, тагын үпкәли, чөнки колониядән соңгы Көнбатыш әле дә Кытайны «үсеп килүче глобаль дөнья державасы» дип кабул итми», – дип яза MUebereck.

«Илне изоляцияләү – бу акыллы тышкы сәясәтме, хөрмәтле канцлер? «Россия ялгыз һәм аның көчле союздашлары юк» дигәнне каян алдыгыз? Кытай, Һиндстан кая? Иң төп нәтиҗә – деэскалация булыр иде», – дип яза ThorstenHild.

«Минемчә, Кытай көчле союздаш була ала. Аларның хәзер иң зур һәм заманча флоты бар», – ди Gl3nny5705.

«Кытай, Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка? Алар сезнең батып бара торган икътисадтан көчлерәк түгелме?» – ди aimar_katende.

«Дөньяда илләр күп. Сезнең тәкәбберлек безнең барыбыз өчен куркыныч тудыра», – ди onelastread.

«Эшләр ничек барганын карасаң, «халыкара бергәлек» реаль дөньядан торган саен күбрәк изоляцияләнә. Бу – Америка миллиардерларына файдалы», – ди 247Neto.

G20 саммиты Балида 15-16 ноябрьдә уза. Россия делегациясен тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкли. Ул азык-төлек һәм энергетика иминлегенә, шулай ук сәламәтлек саклауга багышланган киңәшмәдә катнашты. Лавров Кытай Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы, БМО башлыгы белән очрашты, Төркия тышкы эшләр министры белән телефоннан сөйләште. Франция Президенты Эммануэль Макрон белән, ФРГ канцлеры Олаф Шольц белән кыскача аралашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100