Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шоколадлы колбаса» рецепты

news_top_970_100
«Шоколадлы колбаса» рецепты
Фото: © Гөлүзә Василова, "Татар-информ"

Совет заманында популяр булган татлы ризыкларның берсе – «шоколадлы колбаса» рецептын тәкъдим итәм.

Ингредиентлар: 400 грамм печенье («Юбилейное», «Кофе»), 200 грамм атланмай, 100 мл сөт, 3 аш кашыгы какао, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге.

Печеньеның яртысын вак кисәкләргә сындырып чыгарга, ә икенче яртысын (кешью чикләвеге дә куштым) блендерда вакларга.

Сөтне кайнарлатырга, какао һәм бүлмә температурасында йомшарган майны салып бертөрле масса ясарга, әмма кайнатып чыгармаска кирәк. Аннары печенье валчыгын салып яхшылап болгатырга, соңыннан вакланган печеньены һәм шулай ук әстерхан чикләвеген салырга.

Азык пленкасына куеп, колбаса итеп төрергә, 4-5 сәгатькә суыткычка куярга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: © Гөлүзә Василова, "Татар-информ"

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100