Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шоколадлы печенье рецепты

news_top_970_100
Шоколадлы печенье рецепты
Фото: Freepik.com

Өйдә кул астында булган азык-төлектән дә чәй янына тәмле печеньелар пешереп була. Шоколадлы печенье рецепты белән «Атна вакыйгалары» газетасы бүлешә.

Камыр өчен кирәк: 3 йомырка (бүлмә температурасында булсын), 150 грамм шикәр комы, 50 грамм көнбагыш мае, 60 грамм какао порошогы, 120 грамм тирәсе он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 чәй кашыгы каһвә, ванилин, бер чеметем тоз.

Бу камырдан 12 зур яки 24 кечкенә печенье пешерергә мөмкин.

Шикәр, какао, тоз, көнбагыш мае, каһвә, винилинны кушып бутыйбыз. Аннан соң йомыркаларны берәм-берәм салып болгатабыз. Он һәм көпшәкләндергечне бергә кушабыз да, әз-әзләп камырга салып бутыйбыз. Камыр каймак куелыгында була.

Әзер камырның өстен каплап 2 сәгатькә суыткычка куябыз. Ашыкмасагыз, төнгә суыткычта калдырырга була. Ашыксагыз, 30-40 минут туңдыргычта тотарга мөмкин.

Суынган камыр куерып китә. Аны кашык белән алып, кулда шар кебек әвәләп һәм шикәр онына батырып, пергамент җәелгән табага тезәбез. Бер-берсеннән күпмедер ара калдырырга кирәк, чөнки печеньелар пешкәндә кабарып зурая.

Печенье 180 градуслы мичтә, зурлыгына карап, 8-12 минут пешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100