news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шоколадлы кекс рецепты

news_top
Шоколадлы кекс рецепты
Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан чираттагы тәмле «рецепт» тәкъдим итәбез. Җиңел рецептлар тәкъдим итүче блогер бу юлы шоколадлы кекс пешергән.

Кекс өчен ингредиентлар: 2,5 процентлы 200 грамм кефир, 1 бал кашыгы сода. Аларны болгатып алырга һәм 5 минут көтәргә.

Аннары шунда ук 120 грамм эремчек, 2 йомырка, 30 грамм атланмай салырга. Кашык яки блендер белән болгатырга.

Чираттагы ингредиентлар: 1 әфлисун кабыгының төсле катламы, 30 грамм какао, 160 грамм манный ярмасы, 60 грамм шикәр комы. Алдагы массага барысын кушып болгатырга һәм, манный ярмасы бүртсен өчен, 15 минутка калдырырга.

Аннары шушы массага 30 грамм вакланган ачы шоколад салырга.

Форманы майларга һәм камырны салырга. Кексны 180 градуска кадәр кызган духовкада 35-40 минут пешерергә.

Чәегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар