news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шоколадлы-бананлы десерт рецепты

news_top
Шоколадлы-бананлы десерт рецепты
Фото: Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан шоколадлы-бананлы десерт рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 400 грамм печенье, 180 грамм атланмай, 10 грамм желатин, 100 мл су, 100 мл сөт, 400 грамм кибет каймагы, 6 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы какао, 2-3 банан, җиләк-җимеш.

Печеньены вакларга һәм эретелгән атланмай салып, яхшылап болгатырга. Бу массаны табага җәяргә, «бортик» та ясарга.

Печенье өстенә 3 банан һәм яраткан җиләк-җимешләрегезне куярга була.

Эчлек өчен бүлмә температурасындагы суга желатинны салып, яхшылап болгатырга.

Кәстрүльне газга куярга, сөт, шикәр комы, какао салып болгатырга, аны уттан алырга һәм желатин өстәргә, аннары каймакны салып яхшылап болгатырга.

Эчлекне банан өстенә салырга. Десертны 3-4 сәгатькә суыткычка куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар