Шоколад куркыныч авырулар, шулай ук симерү, кариес һәм икенче төрдәге диабет китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта биолог Ирина Лялина сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.
Аның әйтүенчә, шоколадның зыяны аның күп калорияле һәм шикәрле булуы белән аңлатыла, бу – бигрәк тә сөтле һәм ак шоколадка кагыла.
Шоколадны күп ашаганда, андагы кофеин һәм теобромин йокысызлык китереп чыгарырга, кан басымын күтәрергә һәм йөрәк тибешен ешайтырга мөмкин. Кайбер кешеләрдә шоколадтагы компонентларга реакция, шулай ук бу десерттан ризык бәйлелеге дә килеп чыга ала.
Биолог бигрәк дә арзанлы шоколад куллануга игътибар юнәлтте. Мондый ризыкта пальма мае, ароматизаторлар һәм куерткычлар булырга мөмкин, ә боларны ашау зарарлы. Биолог чиста составлы һәм какао күләме кимендә 70 процент булган кара шоколад ашарга киңәш итә. Әмма көнлек норма 20-30 граммнан артырга тиеш түгел.