«Сокланам шундый кешеләргә»: Гүзәл Идрисова тимераякта шуучы әби белән танышкан
Җырчы Гүзәл Идрисова – Бах Арчадагы боз сараенда искиткеч энергияле бер әбине очраткан.
«Үземне спортсмен дип санамасам да, тимераякта, чаңгыда йөрергә кечкенәдән бик яратам. Шугалакта 72 яшьлек Әлфия апа белән таныштым. Тезләре авыртса да, кич саен тимераякта шуа. Төрле күнегүләрне журналлардан карап өйрәнә икән. Сокланам шундый кешеләргә», – дип яза Гүзәл.
Әлфия апа, чыннан да, күз тимәсен дип карарлык. Шуып кына калмый, хәтта, фигуралы шуу осталары кебек бөтерелеп тә ала. Сез дә карап сокланыгыз әле спортчы апага!