Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шөкер сәҗдәсе ничек башкарыла?

news_top_970_100
Шөкер сәҗдәсе ничек башкарыла?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Хозур дин турында» телеграм-каналында шөкер сәҗдәсе ничек башкарылуны аңлаттылар.

Төрле бәла-казалардан котылганнан соң, яки кеше тормышында берәр төрле шатлыклы вакыйга булса, ул кеше шөкер сәҗдәсен кылырга мөмкин.

Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтеңне белдергән мондый сәҗдә нәкъ тиләвәт сәҗдәсе кебек башкарыла: кулларны күтәрмичә «Аллаһу әкбәр» дип әйтергә һәм сәҗдә кылырга кирәк.

Сәҗдәдә чакта 3 тапкыр «Сөбханә Раббиәл-Әгълә» дияргә.

Сәҗдә 1 кат һәм сәламсез башкарыла.

Әбү Бәкер хәбәр итүенчә, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам яхшы хәбәрләр алган чагында шөкер сәҗдәсе кыла торган булган (Имам Ибне Мәҗә, «Камәт», 192).

Шөкер сәҗдәсе − мөстәхәб, әмма аны намаздан соң ук башкару мәкруһ була, чөнки белеме җитеп бетмәгән кешеләр бу сәҗдәне намазның бер өлеше дип уйларга мөмкин. Әлеге сәҗдәне мәкруһ вакытлардан тыш теләсә кайсы вакытта кылырга була.

«Ислам дине нигезләре» китабыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100