Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шок халәтендә иде». Баласы төшкән хатын организмындагы канның яртысы агып беткән

news_top_970_100
«Шок халәтендә иде». Баласы төшкән хатын организмындагы канның яртысы агып беткән
"Татар-информ" архивы

Башкортстан табиблары организмындагы бөтен канының яртысын югалткан хатынның гомерен саклап калу өчен операция ясаган. Бу турыда «Башинформ» Республика клиник перинаталь үзәгенә сылтама белән хәбәр итте.

Март башында Миякә үзәк район хастаханәсенә «ашыгыч ярдәм» машинасы авыру хатынны китерә. Ул шок халәтендә була. Табиблар ачыклаганча, хатын авырга узган, яралгы аналыктан читтә үсә башлаган, аннары ул төшкән һәм кан киткән.

Хатынны ашыгыч рәвештә операциягә алалар. Аны тиз арада Республика клиник перинаталь үзәгенең акушерлык консультация бүлегенә хисапка куялар. Ашыгыч рәвештә бирегә акушер-гинеколог Динара Габдрахманованы һәм табиб-анестезиолог-реаниматолог Азат Хәмитовны санавиация китерә.

«Мондый очракларга һәрчакта да кирәкле җиһазлар була – югары класслы УЗИ аппараты, лаборатория күрсәткечләре өчен экспресс-анализатор, кан агуны туктата торган дарулар. Пациентның хәле авыр булуны исәпкә алып, бригада килгәнен көтмичә, операция ясый башладылар. Миякә Үзәк район хастаханәсе табиблары кан агуны туктата алды. Кан югалту 3 литрдан артыграк – бу кеше организмындагы канның яртысыннан күбрәге диярлек», – дигәннәр хастаханәдә.

Санавиация бригадасы килгәч, терапияне коррекциялиләр, кан салу башлана. Хатынның хәлен стабильләштерәләр, аны перинаталь үзәккә алып китәргә әзерлиләр. Шулай да кан бик күп югалу сәбәпле, хәле бик авыр була. Санавиация аны Республика перинаталь үзәгенә алып китә. Биредә реанимациягә салалар. Хәзер аның хәле стабильләшкән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100