news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шок-видео: Александр Овечкинны матч вакытында кәшәкә белән бәреп екканнар

news_top
Шок-видео: Александр Овечкинны матч вакытында кәшәкә белән бәреп екканнар
видеодан скриншот

Россия хоккейчы НХЛ матчы вакытында җитди җәрәхәт алган. «Торонто» командасы голкиперы Овечкинны еккан. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Әлеге матчта «Вашингтон»  командасы 3:4 хисабы белән җиңелгән.

Кадрлардан күренгәнчә, Овечкин Канада клубы сакчысын алдап, «Торонто» капкасына таба килеп җитә.Шул чакта голкипер Эрик Челльгрен Овечкинны кәшәкә белән бәреп ега, Александр зур тизлектә килеп, бортка бәрелә.

Александр Овечкин уенны дәвам итә алмый. Әлегә аның ничә матчка чыга алмаячагы билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар