Җырчы Миләүшә Сафина үзенең яшүсмер чактагы һәм хәзерге фотосын күрсәтеп, дусларын шаккатырган.
«Мин шокта! Әгәр дә бу фотоны тапмасам, үземнең кайчандыр шундый булганыма ышанмас та идем. Мин монда 2004 елда.
Хәтеремдә казына торгач, шул вакытларны искә төшердем. Бу – мин Балтачта 9 сыйныфны тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә укырга кергән ел.
Күрүегезчә, ул заманнарда модада булган нечкә кашлар, үземә бөтенләй килешмәгән коточкыч челка, артык авырлык! Яшүсмер вакытта мин тазара башладым, ләкин моны гадәти хәл дип кабул иттем. Ә хәзер моның бик ямьсез булуын аңлыйм.
Казанда университетта укыган чакта үзгәрә башладым. Мәрьям туганнан соң, көчле стресс аркасында, нык ябыктым.
Бүген нәрсә үзгәрде соң? Мин хәзер бөтенләй башка кеше. Кашымның формалары дөрес, үз чәч төсемне таптым, үз-үземне карыйм, дөрес тукланам, артык авырлыгым да юк. Нәтиҗәдә, мин хәзер, 34 яшьтә, 15 яшемә караганда яшьрәк күренәм», – дип яза Миләүшә үзе бу турыда.
«2004 елда син… машина булгансың икән», – дип беренче комментарийны Миләүшәгә ире Фагыйль язган. «Танк», – дип җавап язган аңа җырчы. «Бульдозер», – дип өстәгән ире. «Бу фотоны үзең күрсәтмәсәң, син икәнлегенә ышанмас идем», «Шок-контент», – дигән комментарийлар да бар.