Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шок-контент»: Илсөя Бәдретдинова Таиландта елан йөрәге ашый, канын эчә

news_top_970_100
«Шок-контент»: Илсөя Бәдретдинова Таиландта елан йөрәге ашый, канын эчә
видеодан скриншот

Илсөя Бәдретдинованың Таиланд маҗаралары дәвам итә. Җылы якларга сәяхәте вакытында ул сторисларында үзенең кайда йөргәннәрен күрсәтеп бара. Бу көннәрдә җырчы Леонардо Ди Каприо белән «Пляж» триллеры төшерелгән Майа Бэй бухтасына барды, бирегә язарга ярамаган шоу да карады. Инде чират елан фермасына җиткән. Ул еланнар, кобралар карарга барырга пляжда кызынып яту теләге белән янган дусты Гүзәл Карамиеваны да күндергән.

Сәяхәтчеләр фермага арендага алынган машинада юл тотканнар. Машина бәясе тәүлегенә 4500 сум (11000 сум депозит калдырганнар).

«Ну че, без килеп җиттек. Планнар зурдан: елан канын эчәргә, елан ите ашарга, еланнан ясалган дару алырга», – дип яза ул беренче сторисларында.

Туристларга еланнарның кайда үрчетелгәнен күрсәткәннәр. Илсөя кобрадан ясалган дару да сатып алган. Бу дару холестерины югары булган, гастрит белән интеккән кешеләр өчен бик файдалы икән. Бер кабы 100 доллар тора.

Алга таба җырчы шок-контент керткән. Мәңге яшь калу, иммунитетны ныгыту өчен, аңа елан йөрәге ашап, елан каны эчәргә тәкъдим итәләр. Бер кеше стаканга еланның канын агыза, икенче стаканда исә яңа гына үтерелгән еланның йөрәге тибеп ята…

«Кобраның ярты йөрәген ашарга һәм каны белән йотып җибәрергә кирәк. Бу – махсус ферма, биредә бу эшләр законно эшләнә. Миндә хәзер 2 йөрәк һәм кобра каны», – дип эчеп куйгач: «Кан исе дә, тәме дә килмәде, әз генә баллы эчемлек кебек», – дип бәя бирә Илсөя бу «сый»га.

Йөрәген ашау һәм канын эчү өчен бер кобра сатып алу артистка 300 долларга, ягъни 25500 сумга төшкән.

Соңыннан туристлар шул ук кобраның ите белән сыйланган.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 30 июнь 2023
    Исемсез
    Мин монын еланын караргада куркам я алам🤔🙏
  • 30 июнь 2023
    Исемсез
    Ужыс 🤔🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100