«Сөйләшмәкче, торып басмакчы булды». Футбол капкасы астында калган үсмернең башы ярылган

Красноярск шәһәрендә өстенә футбол капкасы ауган 13 яшьлек малай реанимациядә ята. Авыр капка төшкәч, аны башы ярылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
31 майда кич белән балалар спорт мәйданчыгына футбол уйнарга киләләр. М. исемле 13 яшьлек малай капкада тора. Бер мизгелдә капка конструкциясе баланың өстенә килеп төшә, аның башы бик каты бәрелә.
«Ул башта сөйләшмәкче булды, торып басып китәргә җыенды. Без аны мәйданчык өслегенә салдык, тотып тордык. Ашыгыч ярдәм килде», – ди малайларның берсе.
Хастаханәдә хәбәр иткәнчә, хәзер баланың хәле бик авыр, аның башы бик каты имгәнгән, ул реанимациядә ята. Баланы медицина комасына җибәргәннәр, хәлен шулай җиңеләйткәннәр. Табиблар балага ярдәм итәр өчен тырыша.
Баланың ата-анасы башта берни дә аңламаган. «Ярылган баштан, борыныннан, колакларыннан һәм авызыннан кан ага» – алар улларының яралануы турында шаһит булган балалардан ишеткән. Хәзер алар шок хәлендә.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.