Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйләшеп торган чакта бер ир-атның кулындагы телефон шартлаган

news_top_970_100
Сөйләшеп торган чакта бер ир-атның кулындагы телефон шартлаган
"Татар-информ" архивы

Норильск шәһәрендә яшәүче ир-ат сөйләшеп торган чакта кулындагы смартфон шартлаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Николай эш буенча шалтыратып сөйләшә башлый. «Колагыма бәрде, телефоннан төтен чыга башлады, ул минем кулымда икегә ярылды. Капкачы белән аккумулятор бер якка, дисплей икенче якка очты. Ничек колагымны өзеп алмады», – ди Николай.

Аннары ул үзенең исән булуын аңлагач, асфальтка чәчелгән кисәкләрне җыеп ала. Әле күптән түгел алган телефонның савытларын җыеп, кибеткә китә. Ул акчасын кире кайтаруны таләп итә. Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итә.

«Экспертиза күрсәткәнчә, телефонда бернинди механик төзексезлекләр булмаган. Товар гарантиядә булганга, закон буенча аңа акчаны кайтарырга яки нәкъ шундый ук яңа телефонга алмаштырырга тиешләр», – дигәннәр Роспотребнадзорда.

Ведомство аңлатканча, кибетләр товарны кире алудан баш тартып үзләренә начарлык эшли. Әле бу көннәрдә генә суд бер эш буенча карар чыгарган. Анда телефон бәясеннән дүрт тапкырга диярлек артык сумма түләттерү турында билгеләнгән.

Сервис үзәге белгече Руслан Сәетов сүзләренчә, телефон шартлау очрый торган хәл. «Телефонның батареясы бар, анда кире кайтмый торган процесслар бара, ул күперә башлый. Шул чакта гына нидер булырга мөмкин. Ләкин моның өчен батареяны тишәргә яки башкача ватарга кирәк. Әле бу очракта да ул шартламый, ә яна башлый. Күпчелек очракта шартлау – яна башлау инде ул. Бу хәл батарея белән генә булырга мөмкин», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100