Бүген Оборона министры Сергей Шойгуның кызы Ксения Шойгу блогер Алексей Столяров белән аерылышуын әйтте, дип яза «Стархит».
1 ай элек кенә Алексей Столяров Ксениягә һәм бабасына мәхәббәт аңлаткан иде. Ә бүген алар «без инде күптән бергә түгел» диделәр.
Ксения Шойгу һәм спорт, туризм, дөрес туклану юнәлешендә блог алып барган Алексей Столяров 4 ел элек кавышты. 2021 елда аларның кызлары Милана туган иде.
Ксения Шойгу әйтүенчә, аларның эшләре шулкадәр тыгыз – бер-берсенә вакыт таба алмыйлар. «Без – бик якын партнерлар... Бәйрәмнәр вакытында гына күрешәбез», – дигән ул.
Июль башында гына Алексей Столяров, хатынымны да, бабамны да яратам, дигән иде. Хәзер ул, берничә ай инде без бергә түгел, ди.
Столяров Шойгу кызының сүзләрен расланган. Без инде күптән дуслар һәм дусларча мөнәсәбәтләрне туктатырга булдык, дигән ул. «Безнең өчен иң мөһиме – Милананың безнең бергә түгеллекне сизмәве», – дигән ул.
Столяров берничә тапкыр гауга үзәгендә калды. Оборона министры киявен махсус операциягә каршы постка лайк куюда, «z» хәрефен куйган кешене кимсетүдә, «Вагнер» Мәскәүгә таба бара башлагач илдән качуда гаепләп яздылар. Столяров бу гаепләүләрне «фейк» дип атады.
«Телеграм» каналларда бу парның бер-берсенә хыянәт итүен, имеш, фаш иткән фотолар да чыкты. Кем икәне ачык күренмәгән фотоларда, болар – пар, дип яздылар, алар аерылышкан, дип фаразладылар. Столяров бу фотолар турында берни әйтмәде.