news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саклану министрлыгыннан киткән Шойгу яңа вазифасындагы төп бурычын әйтте

news_top
Саклану министрлыгыннан киткән Шойгу яңа вазифасындагы төп бурычын әйтте
Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Россия армиясе махсус операция уздыру зонасында барлык юнәлешләрдә дә һөҗүм итә. Бу хакта Россия Иминлек советы секретаре, элекке оборона министры Сергей Шойгу әйткән, дип яза «Российская газета».

Шойгу сүзләренчә, барлык юнәлешләрдә дә һөҗүм «шактый әйбәт бара».

Шулай ук ул мондый хәрәкәт дәвамлы булыр, моның өчен боеприпаслар һәм техника резервы булдырыла, дип тә әйткән.

Шойгу сүзләренчә, аның яңа вазифасында махсус хәрби операция иң төп бурычы булып кала.

Россия Президенты Владимир Путин карары буенча, Сергей Шойгу оборона министры вазифасыннан азат ителеп, Россия Иминлек советы сәркатибе вазифасына билгеләнде. Хәзер оборона министры – Андрей Белоусов.

Шойгу Оборона министрлыгын 2012 елдан бирле җитәкләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар