news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сергей Шойгу гаскәрләрне Херсоннан Днепр аръягына күчерә башларга кушты

news_top
Сергей Шойгу гаскәрләрне Херсоннан Днепр аръягына күчерә башларга кушты
Владимир Васильев, архив

Россия саклану министры Сергей Шойгу Россия гаскәрләрен Херсоннан Днепр аръягына чыгарырга керешергә кушты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Сергей Шойгу бу хакта Берләшкән гаскәрләр төркеме командующие Сергей Суровикин чыгышыннан соң әйтте. 

Суровикин белдергәнчә, Херсон һәм аның янындагы торак пунктлар тиешенчә эшли һәм тәэмин ителә алмый. Хәрби хәрәкәтләр районыннан 115 меңнән артык кеше киткән.

Әлеге ситуациядә оборонаны Днепрның барьер чиге – елганың сул яры буйлап оештыру максатка ярашлырак булачак, дип белдерде Суровикин.

Гаскәрләр маневры якын арада гамәлгә ашырылачак. Шойгу өстәп белдергәнчә, Россия Федерациясе хәрби хезмәткәрләренең гомере һәм сәламәтлеге һәрвакыт приоритетта булып тора.

«Днепрның сул ярында оборона турында карар гади түгел, шул ук вакытта без үзебезең хәрбиләрне һәм гаскәрләр төркеменең сугышчан сәләтен саклап калачакбыз», – диде Берләшкән гаскәрләр төркеме командующие.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар