«Сөйгәненең бассейнда хыянәт иткәнен бөтен кунаклар күрде». Ир хатынын кыйнап имгәткән
Ростов өлкәсендә бергә яши торган хатынын кыйнап гарипләндергән ирне 2,5 елга колониягә озатканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Ростов-на-Дону шәһәрендә туган көн бәйрәме фаҗигагә әверелгән. 29 яшьлек Иван белән 31 яшьлек Марина дустының туган көненә килә. Аннары Иван Маринаны бик каты кыйный, хатынның кыяфәте ямьсезләнә, ир төрмәгә китә.
Иван белән Марина 4 ел бергә яши. «Мин аны ярата идем, кияүгә чыгарга тәкъдим ясарга җыендым», – ди судта Иван.
Иванның дусты аларны туган көнгә чакыра. Бәйрәмне зурлап уздыралар, бассейнлы шәхси йортта егермеләп кеше җыела. «Күңелле булды. Төн уртасы җитәрәк йокларга киттем, Марина күңел ачып калды», – ди Иван.
Хатын иртәнгә кадәр бәйрәм итә. «Мин иртән уяндым, бассейн зонасына төштем. Анда минем хатыным алсу купальниктан һәм ниндидер кунак – мин аның белән танышырга өлгермәдем. Алар төн буе бәйрәм иткән булып чыкты. Иртәнге алтыда хатынымның таныш булмаган ир-ат белән сөйләшеп торуына сәерсендем, тик игътибар итмәдем», – ди Иван.
Аннары алар, саубуллашып, өйләренә кайтып китә. «Берничә сәгатьтән миңа туган көн уздырган дустым шалтыратты. Мин йоклаганда, Маринаның теге егет белән төн буе бассейнда чумганын, үбешкәнен, кочаклашканын, интим белән шөгыльләнгәнен сөйләде», – ди Иван.
Ләкин шуннан соң да Иван бергә яши торган хатынының хыянәтенә ышанмый. Ул дусларына шалтыратып белешә башлый. Тик кичәдә булган бөтен кеше диярлек хыянәтне күргән булып чыга. «Бөтен кунак бүлмәләренең тәрәзәләре бассейнга карый. Кешеләр ул төнне суда ни булганын яхшы күреп тора», – ди ул.
Иван хыянәттә шикләнми, тик Марина барысын да кире кага. «Кешеләр алдый. Ник син аларга ышанасың, миңа түгел?» – ди ул.
Ивана хатынын кыйный, яңак сөяген сындыра. Марина сүзләренчә, Иван аның мобиль банкыннан 17 мең сум акчаны үзенә күчерә.
Марина «ашыгыч ярдәм» чакыра, хастаханәгә китә. Аның иренендә җөй калган. «Көзегә караган саен елыйм», – ди ул.
Суд Иванны гаепле дип тапкан һәм 2,5 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән, диелә хәбәрдә.