Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөйгәне белән туй алдыннан урладылар». Энесенә кыз урлаган хатынны хөкем иттеләр

news_top_970_100
«Сөйгәне белән туй алдыннан урладылар». Энесенә кыз урлаган хатынны хөкем иттеләр
https://pixabay.com/

Дагыстанда яшәүче хатын-кызга карата хөкем карары чыгарганнар. Ул энесе өчен кәләш урлаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әминәт исемле хатын берничә ел буена  туганнан туган энесенә хатын эзли. Ул үзе гаиләсе белән яши, 2 бала үстерә. Энесе өчен идеаль хатын итеп хастаханәдә эшләүче Алинәне сайлый. Мондый матур һәм акыллы кыз өчен ул күпме кирәк – шулкадәрле калым бирергә дә әзер була.

Әминәт Алинәне хастаханә янында көтеп тора, күз-күз очрашып сөйләшеп, энесенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Егетнең перспективалы һәм тәртипле кеше булуын да аңлата. Ләкин Алинә башка егеткә кияүгә җыенуын әйтә, балдагын, сөйгәненең фотоларын күрсәтә.

Ләкин Әминәт моның белән килешми, ул хәйләгә керешә. Туганнарына, Алинә риза, дип алдый, тик туй алдыннан гына егетен ташлау өчен сәбәп кирәк, дип ышандыра. Шулай итеп Алинәне урларга булалар.

Яңа кияүнең абыйсы һәм Әминәт Алинәнең эш урынына килә, аны, сөйләшергә дип, машиналарына утыртып алып китәләр. Ләкин юлда Әминәт Алинәгә яңа кияү янына алып баруларын сөйли, урлауны аңлата. Тизлек зур булгач, Алинә машинадан сикереп төшә алмый.

Урланган Алинәне полиция килеп ала. Аны берничә сәгать эзләгәч табалар. Җинаять эше ачыла. Суд Әминәтне 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100