news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөйгәне бәбигә узганын белгән егет кинәт үлгән

news_top

Америкада сөйгәненең йөкле икәнен белгәннән соң, 34 яшьлек ир-ат вафат булган. Алар 8 ел бергә яши, тик балалары булмый. Ир-ат романтик ял вакытында кинәт үлгән. Бу хакта Mirror хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».

Пар АКШтагы Норфолк округында романтик ялда булган. Кияү белән кәләш мөнәсәбәтләренең 11 еллыгын һәм сабый көтү турындагы күптән көтелгән яңалыкны бәйрәм иткән. 8 ел буе балага уза алмыйча азапланганнан соң, кәләш, ниһаять, киявенә сөенечле хәбәр әйткән. Әмма бәйрәм фаҗига белән тәмамланган.

Норфолкның Нaven Caister-on-Sea паркында ялның соңгы төнендә хатын-кыз гөрселдәгән тавыштан уянып киткән һәм киявенең идәндә аңсыз хәлдә ятуын күреп алган. Кичекмәстән реанимация уздыру һәм «ашыгыч ярдәм» чакыруга карамастан, ир-атны коткарып кала алмаганнар.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, карап торышка сау-сәламәт ир-атның ачыкланмаган йөрәк авыруы булган, бу аның йөрәгенең сул як карынчыгы эшләүдән туктауга китергән.

«Ул сау-сәламәт кебек иде... Хәзер миңа аның истәлеге булып сабыебыз гына калды», – дигән ир-атның кәләше.

Хәзер гаилә озак көтелгән сабыйның тууына әзерләнер урынга ир-атны җирләү өчен акча җыя.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар