Сөйгән кызын һәм аның әти-әнисен үтергән егетнең әтисе: «Ул аны ярата, төшләрендә күрә»
Бу фаҗига турында бөтен ил шаулады, дисәк тә буладыр. Тикшерү фаразынча, 2021 елның гыйнварында 24 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллин Чуйков урамындагы фатирда яшәгән Камилә Төхфәтуллина янына килә. Егет белән кыз элек очрашып йөргән булалар, әмма бераздан кыз егетне ташлый, әмма Рөстәм аның артыннан йөрүдән туктамый.
Тикшерү фаразынча, фатирга килгәндә үк, Рөстәмнең пычагы була. Камилә аның белән сөйләшергә теләми. Егет аның әтисе Рафаэльне һәм әнисе Фәридәне пычак кадап үтерә, фатирга кереп, Камиләне дә чәнчеп үтерә һәм башта үзенә пычак кадый, аннары тәрәзәдән сикерә, ләкин табиблар аны коткарып кала. Экспертиза һәр гаилә әгъзасына дистәләгән тапкыр пычак кадалганлыгын ачыклый.
Рөстәм озак дәвалау курсы уза. Санкт-Петербургта узган экспертизада аның аффект халәтендә булмавын әйтәләр, әмма Сербский институтындагы экспертиза бу нәтиҗәләрнең шикле булуын әйтә. Әмма гаепләү кабат экспертиза үткәрүгә каршы килә. (Аффект халәтендә булу дип, кешенең тирән кичерешләр нәтиҗәсендә үз-үзенә җавап бирмәвен әйтәләр. Бу – кешегә бирелгән җәзаны йомшарта ала).
https://kazanfirst.ru/ сайты журналисты Әдилә Рәхмәтуллина егетнең әтисе Алмаз Мөхәммәдуллиннан интервью алган.
– Рөстәмдәге яралар корбаннарына караганда күбрәк. Шуңа да карамастан, ул аларны үзенә үзе ясаган, диләр. Мин улымны беләм – әгәр ул эшләсә, әйтер иде. Ул сукканын гына хәтерли, пычак белән булганмы ул, юкмы. Тикшерүчеләр башта ук минем улым үләр дип уйлады, шуңа, баш катырмыйча, бөтен гаепне аңа сыладылар. Ул ике тапкыр үлгән иде инде, ике тапкырында да аны теге дөньядан алып калдылар, берьюлы биш табиб операция ясады.
Мин дөреслек яклы – әгәр ул эшләгән булса, җавап бирсен. Ул түгел икән, кем эшләгән, шул җавап бирсен. Без кулдан килгәнне эшләдек. Бу хәл булгач, апрельдә үк гомерлеккә хөкем ителәчәк, дигәннәр иде. Инде ике ел узды, процесс дәвам итә, шуңа сораулар күп.
– Ә сез Камиләне белә идегезме?
– Без таныштырырлар дип өметләнгән идек… 31 декабрьдә улым аны безнең белән таныштырырга алып килергә тиеш иде. Рөстәмнең ниятләре җитди иде. Мин андый мәхәббәтне беркайчан да күргәнем булмады. Ул ашап утыра, Камилә шалтыратса, ашап та бетермичә, чыгып йөгерә иде.
– Алар озак очрашып йөрдеме?
– Августта таныштылар һәм йөри башладылар. Алар талашкан, дип язалар, бу дөрес түгел. Ул аны эзәрлекләгән, диләр, ул аны университеттан каршы ала иде. Үзәктә бит машинаны куеп булмый, ул аның артыннан килеп, машинасын куя да, кыз үзе табып килеп утыра иде. Бу эзәрлекләүмени? Аның кайчак хәтере югала… ул монда, дип әйтә. Ул кызның үлгәнен дә белмәгән – кулга алынгач кына белгән. Хастаханәдә булганда, ул үзенә кул салырга мөмкин, диделәр, без ни булганын әйтмәдек. Әмма аны хастаханәдән соң кулга алгач, ул Камиләнең үлгәнен белде… Ул анда ни генә кыланмады – тикшерүчегә, адвокатларга кычкырды, үзеннән яшереп калган өчен гаепләде. Аның өчен бу – зур кайгы. Кыз әле дә аның төшләренә керә – ул хатларында язды.
Без язышабыз, аңа булдыра алганча теләктәшлек күрсәтәбез. Минемчә, Камиләнең әтисе аңа ташланган, ә хатын-кызлар аралаган, Камиләнең уң кулы алты урыннан киселгән. Әмма мин улымны акламыйм. Ул таләпчән булган. Шул көнне әти-әниләре белән сөйләшеп, ниятләре җитди икәнен әйтмәкче булган. Ул бәхетле булсын өчен барысын да эшләмәкче булган.
– Әти-әнисе каршы булганмы?
– Әтисе каршы булган. Ул аларның арасында якынлык булганын белгән, ә ул – иске тәртипләрдәге, дини кеше. Кызын кырыс тәрбияләгән – сәгать алтыдан соң өйгә, шулайрак. Әмма Рөстәм аны яраткан. Әле дә ярата.