Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөйгән кызы иде» – 19 яшьлек егет депутат кызын коткарганда батып үлгән

news_top_970_100
«Сөйгән кызы иде» – 19 яшьлек егет депутат кызын коткарганда батып үлгән
https://yaroslavl.sledcom.ru

Ярославль өлкәсенең Ростовский районында 19 яшьлек егет суда батып үлгән. Ул сөйгән кызын коткарганда һәлак була. Бу турыда Ярославль.онлайн хәбәр итте.

Фаҗига 13 августта Стрелы авылы янында була. Александр сөйгән кызы белән бергәләп Которосли елгасы буенда ял итә. Танышлары сүзләренчә, егет белән кыз суга керә. Бер мизгелдә кыз бата башлый, егет аны коткарырга тырыша.

«Кыз бата башлады, егет аны төртеп чыгарды, үзе чыга алмады», – дигән сайт чыганагы.

«Ул сөйгән кызын коткарды. Бик яхшы егет иде. Гел позитив, теләсә кайчан ярдәмгә килә, беркемне сатмый, туганнарын алдамый», – ди дуслары.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, мәрхүмнең сөйгәне – район депутаты кызы. 76.RU хәбәрчесе аның белән элемтәгә кергән, аның кызының гомерен саклап калган мәрхүм егетнең гаиләсенә ярдәм итү турында сорашкан.

«Мин ничек ярдәм итә алам? Үземнең 9 балам бар. Мин, әлбәттә, аны ничектер бүләкләсеннәр өчен тырышырмын. «Суда батучыларны коткарган өчен» медале белән. Мин нинди ярдәм күрсәтә алам, әйтегез әле? Финанс ярдәме күрсәтергә кирәктер, дип уйлаганым булмады», – дигән депутат.

Аның сүзләренчә, хәзер кызы үзен яхшы хис итми. Хокук саклаучыларда «Александр кеше коткарганда үлгән» дигән белешмә юк. Ләкин тикшерү бара.

Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү комитеты 19 яшьлек егет мәете табу факты буенча тикшерү башлаган. Аның гәүдәсендә көч кулланып үтерү билгеләре юк, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Мәрхүм егет Борисоглебск политехника көллиятендә укыган. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсенә «Ул башкаларны үлемнән коткарды, тик үзен коткара алмады» дип язылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100