Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгән кызы белән талашканнан соң, үсмер егет салкында өшеп үлгән

news_top_970_100
Сөйгән кызы белән талашканнан соң, үсмер егет салкында өшеп үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Свердловск өлкәсендә 14 яшьлек үсмер салкында өшеп үлгән. Моңа кадәр ул сөйгән кызы белән талашкан булган. Баланың мәетен 30 декабрьдә тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Югары Синячихада яшәүче 14 яшьлек малай 29 декабрьдә Яңа ел балына бара. Аннары ул элеккеге сөйгән кызы янына китә. Егет белән кыз 2 атна чамасы элек талашкан булган. Үсмер сөйгәне белән татуланышырга дип бара. Ләкин алар дуслашмый. Кичке 9лар тирәсендә егет кызның подъезды яныннан китә, аннары элемтәгә чыкмый башлый. Малайның анасы 30 декабрьдә полициягә мөрәҗәгать итә.

«Югалган үсмер салкында өшеп үлгән. Аның мәетен этләр ияртеп чыккан волонтерлар тапты», – дигән сайт чыганагы.
Моңа кадәр Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат сәркатибе Валерий Горелых хәбәр иткәнчә, үсмер үлемендә криминал юк. Тикшерү оештырылган.

«Үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен, үсмернең мәете экспертизага җибәрелә, шаһитларны ачыклау һәм сораштыру эшләре оештырыла», – дигәннәр ведомствода.

Моңа кадәр бу егет өйдән китмәгән, балигъ булмаганнар эшләре буенча хисапта тормаган, диелә хәбәрдә.

Фото «Комсомольская правда» сайтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Әти-әнисенә зур хасрәт китергән. Бик кызганыч хәл!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100