Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөйгән егетеннән бәбигә узган». Татарстанда әти кеше 17 яшьлек кызын үтергән

news_top_970_100
«Сөйгән егетеннән бәбигә узган». Татарстанда әти кеше 17 яшьлек кызын үтергән
"Татар-информ" архивы

Татарстанда яшәүче ир-ат 17 яшьлек кызын үтерүен таныган һәм баласын ничек үтергәнен күрсәткән. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Кыз бала югалу турында 27 апрельдә билгеле була. Үсмер кыз төш вакытында Ютазы районындагы уку йорты бинасыннан чыккан һәм шуннан соң югалган, диелә. Аны волонтерлар эзли башлый. Берничә көннән кызның атасы җинаяте турында сөйләп бирә.

Тикшерү белешмәсе буенча, 47 яшьлек ир-ат кызының телефоннан интим темага сөйләшүен ишетә. Ул ярсый һәм кызы белән талаш чыга. Әти кеше кызын баскычтан төртеп төшерә, кыз башы белән бәрелә һәм үлә. Җинаятен яшерү өчен, ир-ат мәетне елгага илтеп ыргыта. Аннары ул оперативникларга шушы урынны күрсәтә, мәет табыла.

«КП» белешмәсе буенча, мәрхүмә кыз озак очрашып йөри торган егетеннән балага узган. Яшь әти кеше баласыннан баш тартмаган, егет белән кыз, мәктәпне тәмамлагач, туй уздырырга җыенган. 

Баласын үтергән ир-атны сак астына алганнар. Аны 20 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100