Кече сеңлемә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Кем икәнен белсәгез… Ул – минем элеккеге сөйгән егетем!
Сеңлем белән бик тату яшибез, талашканыбыз да юк… Ләкин мин аның бу гамәлен аңлый алмыйм. Минем элекке егетем аның тормышын маҗараларга «баетачак» инде. Ул бик мәкерле һәм явыз кеше булып чыкты, ул теләсә нинди хәлне шундый итеп борып күрсәтә – хәтта аның ялгыш гамәлендә дә син гаепле булып чыгасың.
Кайчакта ул вакытында килми. Кайчакта аның кәефе булмый. Кайчак эшендә талаша. Һәм боларның барысына да мин, минем белән мөнәсәбәтләр гаепле иде. Имеш, мин үзем соңга калам, имеш, мин аның кәефен төшерәм дә, ул эшендә талаша.
Егетем берәр әйберен югалтса да, башта мине гаепли – бәлки, мин берәр кая алып куйганмындыр.
Тик мин аны бик яраттым, чыннан да мин гаепледер, дип уйлап йөри башладым, аңа ярарга тырыштым, артык сүз әйтергә дә курыктым. Анннан башка булуны күз алдыма да китерә алмадым.
Без аның хыянәтеннән соң аерылдык. Ул бер таныш хатыны белән төн кунган. Беләсезме, ул моны ничек аңлатты? Имеш, мин мәшгуль булганмын, ә аңа ярдәм һәм юату кирәк булган. Һәм ул шул ярдәмне һәм юатуны танышының кочагында тапкан.
Соң мин бит диплом якларга әзерләндем, кичләрен эштә эшләдем, өйгә йокларга гына кайттым. Нинди начар кеше мин! Бәхетсезне юатмадым!
Аның белән мин аерылышмадым да, ул үзе китте, мине гаепләп китте. Мин әле дә аның бу гамәлләреннән айнып бетмәдем бит. Ә сеңлем шуңа кияүгә чыгачак...
Сеңлемә аңлатырга маташып карадым, дәлилләр китердем. Ул тыңларга да теләми. Сеңлем миннән гафу үтенде, чиксез мәхәббәт турында сөйли.
Нәрсә өчен миннән гафу сорарга инде? Мин ир-атларны үземә бәйләп тотмыйм. Кем белән тели, шуның белән очрашсын. Ләкин нигә шундый мәкерле кеше белән тормышын бәйләргә тели ул, нигә мине тыңламый...
Әнием дә аңлатып карады. Тик сеңлем минем элек яратып йөргән егетемә кияүгә чыга….