Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгән егете белән бергә булыр өчен, үсмер кыз әнисен вәхшиләрчә үтерткән

news_top_970_100
Сөйгән егете белән бергә булыр өчен, үсмер кыз әнисен вәхшиләрчә үтерткән
Михаил Захаров, архив

Балашиха шәһәрендә 14 яшьлек кыз, үз әнисен үтерү өчен, 350 мең сум түләп, үсмерләр яллаган. Әлеге вәхши җинаять турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

4 үсмер малай Балашиха шәһәрендә үтерүдә шикләнеп тоткарланган. Аларның корбаны – 14 яшьлек Светаның (балаларның исемнәре үзгәртелә) әнисе.

«Света өйгә сөйгән егете Вованы алып кайта. Алар фактта бергә яши. Кызның анасы моны ошатмый, алар шул сәбәпле талашып тора», – дип сөйләгән «КП»ның үз чыганагы.

Чираттагы талаштан соң, тикшерү версиясе буенча, Света план кора: «зур һәм чиста» мәхәббәт юлында каршы торучы әнисеннән котылырга кирәк. Алар, Вова белән бергәләп, «ликвидация операциясе»нә 2 үсмер дустын җәлеп итә. Ярдәм өчен 350 мең сум түләргә ышандыралар.

24 мартта Светаның анасы өйгә кайта. Аңа шунда ук үсмерләр ташлана, бер малай Светаның анасын буып үтерә. Мәетне фатирда калдыралар, аны нишләтәсең алдан уйлап куймаган булалар. Җинаять эзен яшерү өчен, үсмерләр 2 көн узгач, төнлә кабат бирегә килә. Носилка сыман нәрсә көйләп, мәетне җәймәгә төреп шуңа салалар һәм чүплеккә алып чыгалар. Мәетне 26 мартта узып баручылар таба.

Тәҗрибәле тикшерүчеләргә дә хатынны үзенең 14 яшьлек кызы һәм аның дуслары үтерүенә ышану кыен була. Гадәти гаилә, әтиләре юк, хисапларда теркәлмәгәннәр, барысы да яхшы була. Ләкин видеокүзәтү камералары җәймәгә төрелгән мәетне чүплеккә 2 үсмер китерүен төшереп ала. Хәзер балигъ булмаган 14-17 яшьлек 4 үсмергә карата үтерүдә гаепләү белдерелгән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100