news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сөйдергеч ясый, бозык чыгара» – Миллионерша-күрәзәчене хөкем итәләр

news_top
«Сөйдергеч ясый, бозык чыгара» – Миллионерша-күрәзәчене хөкем итәләр
Фото: © "Татар-информ"

Ростов өлкәсендә миллионершага әверелгән күрәзәче 30 кешене алдаган. Бу хатын соңгы вакытта кем генә булмаган – «өшкерүче», «күрәзәче», «тылсымчы» һ.б. Ел ярым дәвамында ул тылсым хезмәтләре күрсәтә. Сүз уңаеннан, бу хатынның экстрасенсор сәләтләре дә булмый, ләкин ул үзен социаль челтәрләрдә бик шәп рекламалый. Һәм миллионершага әверелә, дип яза «Комсомольская правда».

Клиентлар арасында Ростов кешеләр күп түгел, күбесенчә башка шәһәрләрдән киләләр. Аферистка алар белән социаль челтәрләрдә аралаша, аларны паранормаль сәләтләре белән кызыктыра. Башта аз гына акча сорый, аннары, кармагына эләктергәч, зур суммалар ала башлый.

Бер ир-ат бу хатынга «бозык чыгарту» өчен 450 мең сум бирә. Акчаны өлешләп җибәрә, «тылсымчы» исә алдап ышандырып тора.

Басма чыганагы сүзләренчә, иң популяр хезмәт – бозык чыгару. Аннары – сөйдергеч ясау.

«Бер яшь хатын иреннән аеру, сөяркәгә сөйдергеч ясату өчен 40 мең сум түләгән. Шулай ук «негатив чистарту», «саклагыч кую» да популяр булган.

«Тылсымчыга» акча түләп тә проблемалар бетмәгәч, кешеләр аферистка очрауларын аңлый. Күрәзәчене оперативниклар эзләп таба, алар санаганча, ел ярым эчендә Ростов хатыны 30 кешене алдый, 1,3 млн сум акча эшли. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Материалларны судка тапшырганнар. Аны гаепле дип тапсалар, 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар