Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Согуд Гарәбстаны «Украинада тынычлык урнаштыру буенча» очрашу уздыра

news_top_970_100

Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә 40 ил катнашында Украина конфликтына бәйле киңәшмә уза. Очрашучылар «Украина территориясенең бердәмлеген саклау турында килешкән» дип яза «Известия», Италиянең «Corriere della Sera» газетасына сылтама белән.

Газета язуынча, теләсә кайсы тынычлык килешүенең нигезендә «Украина территориясенең бердәмлеге һәм суверенитеты нигез булырга тиеш». Шулай ук Украина президенты тәкъдим иткән «тынычлык формуласы»н карау өчен эшче төркемнәр оештырылган.

Ел азагында Согуд Гарәбстаны төрле ил башлыкларын җыярга тели.

40 ил вәкиле катнашындагы очрашулар 5 августта башланды. Алар Украинадагы конфликтка дипломатик чишелеш эзли. Кайбер илләр, Россия бу сөйләшүләрдә катнашмау сәбәпле, очрашулардан баш тарткан, дип яза «Известия». Согуд Гарәбстаны, сөйләшүләр уздырып, Украина кризисы буенча килешүгә ирешергә тели.

АКШ, бу сөйләшү кризисны хәл итәргә булышмаячак, әмма бу – тынычлык планын тормышка ашырырга бер адым, дигән. «Известия» язуынча, «Россия в глобальной политике» баш редакторы Федор Лукьянов, очрашу нәтиҗәсе булачак, дигән. Аның фикеренчә, Согуд Гарәбстаны үзенең әһәмиятен күрсәтергә тели.

2022 елның ноябрендә Зеленский «тынычлык формуласы»н тәкъдим иткән иде. Анда атом-төш, азык-төлек, энергетик куркынычсызлык, Россия гаскәрләрен чыгару, Украинага килгән зыянны каплау кебек пунктлар бар.

2022 елның февралендә, Россия президенты Путин карары белән, Украинада махсус операция башланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100