Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Согуд Гарәбстаны футбол чемпионаты хакына илдә хәмер эчүгә рөхсәт бирергә җыена

news_top_970_100
Согуд Гарәбстаны футбол чемпионаты хакына илдә хәмер эчүгә рөхсәт бирергә җыена
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Согуд Гарәбстанында узачак 2034 елгы дөнья чемпионаты вакытында бу илдә алкоголь кулланырга рөхсәт итәргә җыеналар. Искәртеп үтик, Согуд Гарәбстанында алкоголь сату һәм куллану тыелган, хәтта чит ил кешеләренә дә алкоголь куллану өчен штрафлар, тән җәзалары, төрмә яки депортация яный.

Ә бүгенге көндә Согуд Гарәбстаны турнирны уздыруга бердәнбер кандидат булып тора, чөнки Австралия гариза бирүдән баш тарткан.

«The Sun» чыганагы хәбәр иткәнчә, фанатларга кунакханәләрдә һәм махсус фанзоннарда алкоголь сатып алырга рөхсәт ителәчәк. Басма язуынча, карар кабул ителгән инде. «Моны халыкка чыгармыйлар, ләкин бу – танылган факт», – дигән басманың әңгәмәдәше.

Согуд Гарәбстаны моңа кадәр, әгәр ил 2034 елда Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына ия булса, җанатарлар трибуналарда сыра эчә алачак, дип вәгъдә иткән булган.

2023 елның декабрендә Согуд Гарәбстаны футбол буенча дөнья клуб чемпионатын кабул итәчәк.

Сүз уңаеннан, 2022 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты Катарда узды, анда сыра сатуны тыю карары турнир ачылуга берничә сәгать кала кабул ителгән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100