Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Согуд Гарәбстанынча матурлык конкурсы: ботокс ясалган дөяләрне бәйгегә кертмәгәннәр

Согуд Гарәбстанында матурлык конкурсында ана дөяләр катнаша.

news_top_970_100
Согуд Гарәбстанынча матурлык конкурсы: ботокс ясалган дөяләрне бәйгегә кертмәгәннәр

Согуд Гарәбстанында ел саен дөяләр фестивале уза. Приз фонды - 57 миллион доллар - 3 миллиард 200 миллион сум тирәсе. Конкурста гауга чыккан. Дөяләре җиңсен, матур булып күренсен  өчен кайберәүләр хайваннарның иреннәрен калынайтып, ботокс ясаткан булган. Кайбер дөяләргә исә, косметика кулланып макияж ясаганнар, дип хәбәр итә "Известия".

Ботокс ясаткан дөяләрне матурлык конкурсыннан куып чыгарганнар. Матурлык бәйгесен оештыручылар фикеренчә, дөяләр табигый булырга тиеш. 

Ботокс (ботулотоксин) — дәва препараты, ул нервлардан мускулларга сигнал килүне тоткарлый. Ботокс инъкциясе алгач, мускуллар йомшара һәм җыерчыклар тигезләнә, тире шома булып күренә башлый. 








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100