news_header_bot
Язманы тыңлагыз

София Гобәйдуллинаның шәхси әйберләрен Германиядән Татарстанга тапшырдылар

news_top
София Гобәйдуллинаның шәхси әйберләрен Германиядән Татарстанга тапшырдылар
Фото: Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкиллеге

РФ Тышкы эшләр министрлыгында композитор София Гобәйдулинаның шәхси әйберләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга тапшырдылар. Бу хакта Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

София Гобәйдулина 2025 елның 13 мартында 93 яшендә Германиядә Гамбург шәһәре янындагы бистәдә вафат булды. Биредә ул соңгы елларда яшәгән һәм иҗат иткән.

РФ Тышкы эшләр министрлыгының күпьяклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Елена Галактионова белдергәнчә, Россиянең Германиядәге илчелеге композиторның шәхси әйберләрен Татарстанга тапшыру өчен кабул иткән.

Алар арасында 2022 елда композиторга бирелгән «РФ мәдәниятенә һәм сәнгатенә керткән өлеше өчен» ордены, татар көмеш бизәнү әйберләре (муенса һәм алкалар), гәрәбә муенса, кул сәгате, окарина (музыка уен коралы), аның музыкасы яздырылган берничә дистә компакт-диск, киемнәр һәм башка шәхси әйберләр бар. Шулай ук исемлектә аның әтисе Әсгать Мәсгуд улы Гобәйдулинның рамкага куелган фотосурәте дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар