София Гобәйдуллина:«Бах, Бетховен, Моцарт кебек даһилар әйтмәгәнне әйтергә тиеш идем»
Укучыларыбыз игътибарына 1991 елда «Сөембикә» журналының февраль санында басылып чыккан мәшһүр татар композиторы София Гобәйдуллина белән әңгәмәне тәкъдим итәбез. Әңгәмәдәш - Рәйсә Йосыпова.
Яңа ел алдыннан мин аның белән очрашу өчен Мәскәүгә юл алдым. Ишекне София ачты. Һәм, һич тә көтмәгәндә, гади дә, җылы да күз карашы белән очрашам. Шунда ук юлда әзерләгән сорауларым юкка чыга. Инде мин күрешү сөенечемне белдерергә ашыгам: «София — чит илләрдә, аны туксан дүртенче елларда гына күреп булачак дип, котны алганнар иде», — дим. «Үз илең чайкалганда, иртәгә нәрсә буласын да белмичә халкың газап кичергәндә чит илләрдә йөреп була димени?!» — ди ул гафу үтенгәндәй. Мин аңа Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабын сузам. «Шушындый зур бүләк — миңамы?» — ди композитор, бәләкәй бала кебек сөенеп. Һәм без туган өй — Татарстан турында сөйләшә башлыйбыз. Аның сәяси халәте турында да, әдәбияты, сәнгате турында да. Әле яңа гына юбилей кичәләре булып үткән Сәйдәшләре, Туфаннары турында да.
Туфаннар турында, әнә шундый коточкыч сынауларда да иманнарын саклый алган буын турында минем «Корбан» исемле әсәрем бар, — ди Гобәйдуллина.
Әлеге әсәр, тәгаен, композиторның үзе турында да дип уйлыйм. Утыз ел дәвамында үз илендә бер генә әсәренең дә уйналмавы, илле яше уңаеннан үз әсәрләреннән Дюссельдорфта оештырылган музыка фестиваленә, ягъни үз юбилеена баруның да тыелган булуы — хәзер инде безгә сер түгел.
София ханым, сез үзегез ничек сынмадыгыз соң, кайлардан көч алдыгыз? — дип сорыйм.
Әткәемә рәхмәт. Ярлы яшәсәк тә, түрәләр алдында баш ими иде. Биш җанга инженерның 100 тәңкәлек хезмәт хакы… Файда китерердәй нинди генә шөгыль тәкъдим итеп карамадылар әтигә. Әмма ул үзе сайлаган инженер-геолог һөнәренә тугрылык саклады. Әткәемнең сыгылмавына, горур, гадел булуына мин бүген дә сокланам. Ул минем өчен үрнәк.
Музыка дөньясына керү юлыгызны Казан консерваториясе доценты, бертуган апагыз Ида ханым болайрак тасвирлый: «…Бәлки тамырлардан, зур белемле, бик тә зәвыклы мулла бабаебыздан ук та киләдер ул — талант дигән тылсым?! Һәрхәлдә, София инде өч-дүрт яшендә үк гармун көенә әллә нинди маҗаралар ясый-ясый биеп, Казанның бөтен Тельман урамы халкын әсир итә иде…» - ди. Сез моның белән килешәсезме?
Өсти дә алам. Бервакыт өебездә чын могҗиза туды. Бик тә сизгер җанлы әнкәем, ничек булдыра алгандыр, рояль сатып алды. Әнә шул көннән, ягъни биш яшемнән мин инде сихри музыка дөньясында яши башладым. Дөресрәге, үземнең бары тик музыкада гына яши алуымны нәкъ әнә шул чакта аңладым.
Укуыгыз турында да беләсе килә.
Остазларымнымы? Иң башта үзем тыңлап үскән халык көйләренә, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаровларның илаһи моңнарына рәхмәт әйтергә кирәк дип саныйм. Музыка мәктәбендә исә Рубин Поляков, Екатерина Леонтьева, консерваториядә — Коган, Леман кебек олуг шәхесләрдән гыйлем алдым. Аннары Мәскәү…
София ханым, бер четерекле сорау: консерватория тәмамлагач, Мәскәүгә китүегезнең сәбәбе нидә? Мәсәлән, Җиһанов аркасында китәргә мәҗбүр булган икән дигән фикерләр дә йөри.
Унике яшемдә минем өчен музыка дөньясында бер пәһлеван, гаҗәеп бер талант иясе пәйда булды. Ул — Нәҗип Җиһанов иде. Әнә шул чакта мин аннан ике ел дәвамында композиция буенча белем алдым. Мәскәүгә исә укуымны дәвам итү өчен киттем. Профессор Пейко җитәкчелегендә консерваториянең композиторлык факультетын, профессор Шебалин җитәкчелегендә аспирантура тәмамладым.
София Гобәйдуллина һәм Альфред Шнитке әсәрләре музыка белгечләре тарафыннан үзгә, яңа юнәлеш дип бәяләнә. Әйтик, Валентина Холопова Мәскәүдә узган иҗат кичәгездән соң: «Мондый симфониянең музыка тарихында булганы юк иде», — диде. Моңа бераз аңлатма биреп китсәгез иде.
Көннәрдән бер көнне укытучым Пейко җитәкләп дигәндәй мине Шостакович янына алып китте. Өйрәнчек буларак кына язылган симфониямне тыңлагач, танылган композитор болай диде: «Әле беркем дә керә алмаган чытырманлык арасына кергәнсең, инде шунда ук үз сукмагыңны, үз юлыңны сала күр…» Шушындый фатихадан соң мин, әлбәттә, үз сүземне, ягъни үзем табынган Бах, Бетховен, Моцарт, Веберн кебек даһилар әйтмәгәнне әйтергә тиеш идем.
Апагыз Ида сезнең әсәрләрегезне Данте тәмуглары белән тиңли.
Җәннәтме ул, тәмугмы — үзем газаплана-газаплана төшенгән чынбарлыкның асылын музыкама салам.
Белүемчә, Сез иҗатыгызда еш кына Анна Ахматова, Марина Цветаева, Хакани, Хафиз һәм Хәйәм шигъриятенә мөрәҗәгать итәсез, ягъни аларның шигырьләренә музыкагызны язасыз.
Аларда бит кешелекнең мәңгелек темалары — галәм, галәм эчендә бәргәләнгән кеше җаны. Мәхәббәте, сагышлары, ялгызлыгы, өмете…
София ханым, әсәрләрегезнең дөньякүләм танылуында музыкагызда яңгыраш тапкан татар моң-аһәңнәренең дә йогынтысын күрмисезме?
Җанны җылытучы әнә шул моң салынмаса, әсәрләрем әнә шундый танылу таба алыр иде микән? Нью-Йоркта, мәсәлән, концерттан соң сәхнәгә ике кызы белән бер ханым менде. Нәфисә исемле икән. «Һәй, бу бәхетле мизгелләрне кичерү, Сезне күрү иремә насыйп булмады бит, ярты ел элек вафат шул», — дип уфтанды ул. Кунакка чакырды. Нью-Йорк газеталарының берсендә минем хакта: рус композиторы, дип мәкалә басылгач, йорт башлыгы аны кире кагып, София Гобәйдуллина — татар композиторы, дип язып чыккан, ике кызын да музыка дөньясында тәрбияләгән, татар җырларын да бик яратучы гаилә иде бу.
Татар җырлары дигәннән. Җыр-моңнарның алиһәсе саналган Сара апа Садыйкова белән таныш идегезме?
Мәскәүгә килгән генә елым иде. Консерваториянең тулай торагында, бәләкәй генә караңгы бүлмәдә яшәп ятам. Бермәлне бүлмәмә бик тә чибәр яшь ханым, йә Хода, хыялларда гына тудыра алырдай илаһи зат — Казанның иң гүзәл вә атаклы җырчысы Шәфика Котдусова килеп керде. Үзе генә дә түгел, бик зыялы бер әфәнде һәм… Сара Садыйкова җырлары белән. Бөтенсоюз радиосыннан җырлау өчен Сара апа көйләренә бераз интонация дә өстәргә кирәк икән. Шәфика исә татар хатын-кызларыннан тагын бер композитор барлыгын ишетеп, бик тә сөенеп килгән иде. Сара Садыйкованың әлеге җырларын мин бик яратып эшләдем. Һәм аларның Бөтенсоюз радиосыннан яңгыравы бөтенебез өчен дә сөенеч булды.
Тамашачы Сезне кино композиторы буларак та белә. «Маугли», «Балаган», «Смерч», «Кафедра», «Чучело» кебек фильмнарда яңгыраган музыкагыз, мәсәлән, җаннарны тетрәтә, күңелләрне кузгата.
Австралиягә баргач, юк, Германиядә икән, миңа мондыйрак сорау бирделәр: «Иртән нәрсә ашыйсыз?» «Ипи белән май һәм каты чәй», — дим. «Көндез? Кич?» — диләр. Шул ук җавапны кабатлыйм… Илдә әсәрләрем яңгарымаган чорда әнә шул кинокартиналарга язган музыка хисабына яшәдем. Ипи белән чәйдән өзелмәү өчен егермедән артык фильмга музыка язарга туры килде.
Мин Сезнең «Менфис төне», «Яктылык һәм караңгылык», «Рубайәт» дип исемләнгән язмаларыгызны тыңлап хәйран калдым. Менә шундый әсәрләр иҗат итүче милли аһәңле җанның Татарстан иленнән аерым яши алуына ышанасы килми.
Аерым яшим дип хис итмим мин үземне. Чөнки бәләкәй генә буш вакытым булганда да Казанга, әти-әни янына кайтып киләм. Татар мәдәнияте белән дә һәрдаим танышып торам. Яхин, Билалов, Трубин, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев, Шамил Шәрифуллин, Рәшит Кәлимуллин һәм башка композиторларның уңышларына сөенәм.
София ханым, 60 яшькә якынлашуыгыз сер түгелдер инде. «Сөембикә» журналы Сезне үз юбилеегызга көтә. Гобәйдуллина фестивале, татар халкының да бәйрәменә әйләнеп, үз өендә үтәргә тиеш бит инде, ничек уйлыйсыз?
Рәхмәт. Әмма бу елда кайту мөмкин булмаячак. Кышкы айларда Канадага, Америкага барам. Җәйгә — Швейцария белән Финляндиягә чакырдылар. Сентябрь–октябрьдә — Италиягә. Ноябрьдә исә Германиягә София Гобәйдуллинага багышланган фестивальгә чакырулымын. Декабрьдә шундый ук чараны Мәскәү әзерли.
…Мин китәргә җыенам. Олы талантлы сыйдырган бәләкәй генә ике бүлмәле фатирны кабат күздән кичерәм, София ханымның җылы, якты, моңлы йөзенә багам. «Кыйссаи Йосыф» китабын кыскан кулларына карыйм. Ярабби, бу илаһи шәхескә сәламәтлек бир, һәм дә бу бөек әсәргә бөек музыка да насыйп кыл, дип күңелемнән генә дога кылам.
София Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистайда туа. Балачагы һәм яшьлеге Казанда уза. Мәктәпне тәмамлап, Казан консерваториясенә фортепьяно бүлегенә укырга керә. 1954 елда ул Мәскәүгә күченә. 1991 елдан мәшһүр татар композиторы Германиядә яши.