Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөенеп ятсын» – Эльвира Фазлыева мәрхүм кызы истәлегенә балалар бәйрәме үткәрергә җыена

news_top_970_100
«Сөенеп ятсын» – Эльвира Фазлыева мәрхүм кызы истәлегенә балалар бәйрәме үткәрергә җыена
социаль челтәрләр

ТНВ телеканалы алып баручысы, Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Эльвира Фазлыева, мәрхүм кызы истәлегенә багышлап, балалар өчен бәйрәм үткәрергә җыена. Бу турында ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

– Бервакыт мин сторисларымда: «Кызым Аида истәлегенә багышланган балалар бәйрәме оештырсам, балаларыгызны алып килер идегезме?» – дип сораган идем. Беләм, монда (социаль челәрдә – авт.) Аиданы яратучылар җыелган. Алар миннән еш кына кызымның фото-видеоларын куюымны сорыйлар, аның турында җылы итеп искә алалар.

Аида һәрвакыт бәйрәмнәр яратты. Хәзер кызым, үзенә багышланган бәйрәмгә күпме балалар килгәнен күреп, сабыйларның көлгән шат авазларын өстән күзәтеп, сөенеп ятсын иде. Миңа калса, Аидага багышланган балалар бәйрәме оештыру – шәп идея. Шуңа күрә мин моңа ныклап торып әзерлек эшләрен башладым.

Зур булмаган сәхнә, Аиданың сурәте белән стенд урнаштыру планда (анда килгән кунаклар фотога төшә ала). Аниматорлар чакырырга, баллы мамык (сладкая вата) һәм попкорн автоматлары куярга. Күп кенә артистларны чакырырга һәм башкалар... Бу – хәйрия чарасы түгел, бары тик кызым истәлегенә бәйрәм оештырасым килә. Башкалар да минем кызымны хәтерләсен, аның нинди ачык һәм якты бала булуын белсеннәр өчен.

Бәйрәмнең төгәл датасы әлегә юк. Күпме бала киләчәген күздә тоту өчен, миңа «киләм» дип смс-хәбәрләр язсагызчы. Мин сезне күрүемә бик шат булачакмын, – дигән Эльвира.

Эльвирага максатына ирешүен, башлаган эшендә уңышлар телибез.

Фото: Эльвира Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100