«Сөембикә» журналы күргәзмәсеннән: «Ханымнарны МВД аша да эзләдек»
«Татмедиа» бинасы янында «Сөембикә» журналының «Тышлыкта – кызлар елмая» күргәзмәсе ачылышы булды. Узган гасырның 70-80нче елларында «Азат хатын» журналының беренче тышлыгын бизәгән ханымнар белән очрашу беркемне дә битараф калдырмады.
«Аларны табу җиңел эш булмады»
Кайчандыр «Азат хатын» тышлыгында чыккан туташ-ханымнарны эзләп табу – күптәнге хыялыбыз иде, – ди «Сөембикә» журналы баш мөхәррире, проектның идея авторы Лариса Маликова, – беләсе килә: бу вакыйга алар тормышында нинди роль уйнаган, язмышларына нинди үзгәрешләр керткән? Тик аларны табу җиңел эш булмады.
Коллективка, проектны башлап, аны ахырына кадәр алып барган журналистыбыз Лилия Гәрәевага рәхмәт. Проект җиңел булмады. Ул чордагы колхоз, совхозлар, оешмаларның күбесе бүгенге көндә инде юк. Хәтта республиканың административ-территориаль бүленеше дә үзгәргән. Әлеге проект кысаларында 17 героебызны таптык, шуларның 8е – бүген безнең арада. Аларның барысы да булдыклы, тырыш ханымнар, – дип, ул күргәзмәне ачып җибәрде.
«Бу геройлар арасында бер генә очраклы кеше дә юк»
Проектны бүлек мөхәррире Лилия Гәрәева алып барган. Ул әлеге проектны алып бару процессында туган кыенлыклар, исендә калган геройлар турында сөйләде:
– Завод-фабрикалар ябылган, туташлар ханымга әйләнгән, кияүгә чыкканнар, фамилияләрен үзгәрткәннәр. Без бу героиняларабызны бөтен Татарстан буйлап эзләдек. Ветераннар советы, авыл советларына рәхмәт. «Бу колхоз кайсы авылга караган икән, бу апа сездә яшиме, аның элекке фамилиясе шул булганмы?» – дип, сораулар бирдек. Безгә бик тә ярдәм иттеләр, эзләделәр, табыштылар. Без хәтта кешеләрне МВД (Эчке эшләр министрлыгы) аша да эзләдек.
17 героинябызны эзләп таптык, алар белән элемтәгә чыктык. Пандемия вакытына туры килгәч, күбесенчә телефон аша гына аралашырга туры килде. Шуңа инандым: бу геройлар арасында бер генә очраклы кеше дә юк. Алар турында бары бер җөмлә язылган булган, без алар белән очрашып, сөйләшә башлагач, героиняларыбызның Татарстанның үсеше өчен гаять зур хезмәт башкарганнарын ачыкладык. Алар бөтенесе м хезмәт алдынгылары, үрнәк ханымнар. Күз салсак, геройларыбыз шундый төрле – төзүче, укытучы, терлекче, машинист, химик, селекционер, хәрби хезмәткәр, СССР Югары Совет депутаты, Хезмәт Герое, Олимпия чемпионы... Арада нинди генә кызыклы хезмәт ияләре юк.
Әйтик, хәзерге «Казаноргсинтез» заводы урынында элек бәрәңге бакчалары булган. Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә килгән кызларга: «Кызлар, химик-аппаратчы булырга теләмисезме? Ак халатлардан гына йөрерсез», – дигәннәр. Яшь кызлар аппаратчының кем икәнен белмәгән. Өйләренә кайтып, әниләре белән киңәшләшеп килгәннәр. Шунда гына алар үзләренең «Оргсинтез»ның лаборантлары буласыларын аңлаган. «Оргсинтез»ның быел 60 еллык юбилее булды. Безнең арада әлеге завод ачылышының беренче көненнән эшләгән героиня бар. Гөлсинә ханым Җантимерова ничек эшли башлавын – барысын да бәйнә-бәйнә хәтерли. Хезмәт куйган заводы турында ул тәүлек буе сөйли ала, эшчәнлеген белә.
Проектны 2019 елның августында башлаган идек, быел төгәлләдек. Проектның иң беренче герое – Әгерҗе тимер юл станциясендә сортировщица булып эшләгән Эльза Дәүләтшина. Без сортировщица булып эшләүнең нәрсә икәнен белмәгәнбез дә. Хәзер бөтен нәрсә автоматка корылган, ә ул вакытта кешенең белеме һәм һөнәренә генә нигезләнгән эшчәнлек булган. Бер секундка да ашыгырга яки бер секундка соңга калырга ярамый. Бер секунд бөтен тимер юл составының язмышын хәл итә ала. Алар вагоннарны аерып, аларны төрле юнәлешләргә җибәргәннәр. Бүген Эльза Дәүләтшина килә алмады.
Проектның соңгы герое – СССРның Югары Советы депутаты Филсинә Фәхриева. Депутат булып сайланганда, аңа 24 яшь була. Арча районының Комыргуҗа авылында (хәзер Әтнә районында) үскән кызның кечкенәдән бар хыялы – трамвай йөртүче булу. Ул Казанда 5нче маршрут трамвайны йөртә. 2.00 сәгатьтә, таң атып килгәндә, 5нче маршрут трамвае элекке Куйбышев мәйданына юлга кузгала. Югары совет депутаты йөртә дип, пассажирлардан берсенең дә башына килмәгәндер... 40 көнлек улы Ривальне алып, ул беренче сессиягә китә, аны торак-коммуналь хуҗалык комиссиясенә сайлыйлар. Ул ил буенча бөтен хатын-кызларга хатлар язган, торак шартларын яхшыртырга, проблемаларын хәл итәргә булышкан. Гаҗәп эшләр башкарган. Филсинә ханым да бүген килә алмады.
Кызганыч, геройларыбызның берничәсе килә алмады. Мәсәлән, без бүген Түбән Кама шәһәрен төзүче Ганҗә апаны күрергә теләр идек. Ул, экскурсия үткәреп, һәр йортның тарихы турында сөйли ала. Ул малярлар бригадасы бригадиры була, шәһәрдәге бик күп биналарны төзи.
Килгәнегез өчен рәхмәт! Без сезне тагын бер кат күрүебезгә бик шатбыз. Кызыклы проектлар булып торсын иде, – диде Лилия Гәрәева.
Тышлык герое: «Бик теләп килдем»
Күргәзмә ачылышында, үзенең портретын карап, «Азат хатын» журналының 1974 елның апрель саны тышлыгында чыккан Гөлсинә ханым Җантимерова басып тора иде.
– Яшь вакытларны искә төшерергә дип чакырдылар. Бик теләп килдем. «Казаноргсинтез» заводына 1961 елда эшкә килдем. Миңа нибары 18 яшь иде. Безгә заводны төзергә, аннары аны эшләтеп җибәрергә ярдәм итәргә кирәк иде. Төзүчеләргә булыштык. 1963 елда завод эшли башлады. Шуннан бирле завод бик уңышлы эшли, чөнки заводның җитәкчесе – Социалистик Хезмәт Герое Владимир Лушников бик әйбәт кеше иде. Инде заводка 60 ел булды, – диде ул.
«Бу – милләтебез тарихы»
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев:
– Бу – безнең милләтебезнең тарихы. Әлеге күргәзмә үрнәгендә хатын-кызның асылын күрсәтәбез. Күргәзмә белән танышып чыктым: журналда чыккан элекке тышлык һәм геройларның хәзерге фотосурәтләре тәкъдим ителгән. Вакыт узса да, шулкадәр нурлы йөзләр, ачык елмаю, чибәрлек югалмаган.
«Сөембикә» – әниләр, апалар яратып укыган журнал. «Журналда иң уңган-булган, чибәр кешеләр тәкъдим ителә, аларның тормыш-яшәеше турында бәян итәләр. Киләчәктә дә «Сөембикә» әйдәп баручы журналларның берсе булсын, милләтебезнең мөлаем йөзе булсын иде. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!» – диде Айдар Сәлимгәрәев.
««Сөембикә» журналында гади хатын-кызлар турында язмалар күрәсе килә»
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков:
– Совет заманында хезмәт кешесенә зур игътибар булган. Бу күргәзмәдә, күрүегезчә, хезмәт кешеләре урын алган. Хәзер һәр тышлыкта җырчы, артист «йолдызларны» чыгарырга яратабыз. Чын милләтне барлыкка китерә торган хатын-кызлар аз. Шуңа күрә күбрәк хезмәт кешесен, гади хатын-кызларны күрсәтергә тырышыгыз, «йолдызлар» белән генә тормыш бармый, диясем килә. Бөтен милләт – шушы апалар кулында.
«Татмедиа»да бик күп журналлар чыга, ләкин аның иң мөһиме, кирәклесе – «Сөембикә» журналы. Чөнки безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз буыннан-буынга бу журналны укыган. Бу журнал, чын мәгънәсендә, милләтебезне тәрбияләгән. Һәр кеше өчен ул – җылы журнал. Журнал битләрендә милләтнең «йолдызлары» – танылган хатын-кызлары турында материаллар чыккан», – диде Шамил Садыйков.
Тышлык герое Наилә Гыйләҗева: «Үз-үзегезне яратыгыз, ләззәтләнегез!»
Күргәзмә ачылышына фехтование буенча 12 тапкыр СССР чемпионы, күп тапкыр Европа Кубогы иясе, 7 тапкыр дөнья чемпионы, ХХI җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Монреаль, 1976) һәм 1980 елда үткән җәйге Олимпиаданың (Мәскәү) көмеш медале иясе, Казанның почетлы гражданины Наилә Гыйләҗева да килгән.
– Бүген тарихи көн. Күргәзмәдәге фотоларны карап чыктым. Без, хатын-кызлар, бергәләп бик күп нәрсә эшли алабыз. Һәркем үз эшенең остасы. Вакыт бара, әмма иң мөһиме – сез бүген бар.
Бүгенге көндә мин Татарстанның Спорт министрлыгы карамагындагы Спорт әзерлеге үзәгендә эшлим. Спорт өлкәсендә карьерамны тәмамлагач, кая эшкә урнашырга икән, дип уйладым. Язмышка рәхмәтлемен. Спорт ул – минем тормышым. Минем белән булган, миңа ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Сау-сәламәт булыгыз! Шатлык-куанычта, озын-озак яшәргә язсын. Үзегезгә бүләк ясарга онытмагыз, үз-үзегезне яратыгыз, ләззәтләнегез! Күк йөзе аяз, дөньялар тыныч булсын, – диде Наилә ханым.
Карабодайның 16 төрле сорты авторы да килде
Татарстанның атказанган агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, СССР Министрлар Советының дәүләт премиясе лауреаты Фәнүсә Кадыйрова да «Азат хатын» журналы тышлыгында чыккан булган:
– Гомерем карабодай белән үтте, дисәң дә була. Күп еллар буе карабодай сортын чыгару белән шөгыльләндем.
1967 елда Татарстанда карабодай селекциясенең яңа этабы башланды. Селекционерлар төркеменә карабодайның корылыкка чыдам, азык сыйфаты ягыннан өстен сортларын чыгару бурычы куелды. 1986 елда «Казанская крупноплодная» сортлы карабодай өчен, төркемебез СССРның дәүләт премиясе белән бүләкләнде. 80-90нчы елларда Татарстан карабодай игү буенча Россиядә өченче урында булды. Без чыгарган сортлар чит илдә дә югары бәяләнде.
Бүгенге көндә мин – карабодайның 16 төрле сорты авторы. Карабодай боткасын ашарга утырганда мине исегезгә алыгыз, чөнки шул еллар эчендә карабодайның сыйфаты бик үзгәрде. Аның сыйфатлы матдәләре артты, сортлар югары уңыш бирә. Экологик шартларга яраклашкан сортлар чыгардык. Хәзер мин ул юнәлештә актив эшләмим. Казан авыл хуҗалыгы университетында яшь белгечләр әзерлим. Укучыларым карабодай чыгару өстендә эшли. Алар белән тыгыз элемтәдә бергә эшлибез. Киләчәктә дә яхшы, сыйфатлы сортлар булыр, Алла бирсә.
Чакырганыгыз өчен рәхмәт, бер дә көтелмәгәндә булды. Барыбызга да Ходай исәнлек бирсен. Укучыларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәсен, – диде Фәнүсә Кадыйрова.
«Сез – татар халкының бизәге»
Бәйрәм җырсыз-моңсыз, биюләрсез булмый. Халыкка үзләренең яраткан җырларын Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев бүләк итте.
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева:
– «Сөембикә» журналы коллективы һәрвакыттагыча алдынгы, креатив, үз юлыннан бара. Бик кирәкле проект бу. Чын героиняларны үз күзләрем белән күреп, шаккаттым. Журналның бер саны 1974 елда – мин туган елда чыккан.
Сез – һаман да шулай ук яшь, чибәр, журнал тышлыгына куярлык шәхесләр. Сезнең алда баш иясе килә. Сез – татар халкының бизәге. Булганыгыз өчен рәхмәт, – диде ул.
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев:
– Хөрмәтле апалар, хатын-кызлар, исән-имин булыгыз. Һәрвакытта иң шәп «Сөембикә» журналына сезнең кебек бары тик матур хатын-кызлар төшсен иде. Һәммәгезгә дә олы рәхмәт. Геройлар күп булмаса да, героинялар күп. Матур булып, исән-имин булып яшәргә насыйп булсын, – диде Рөстәм Асаев.
- «Сөембикә» журналы – 1913 елның октябрь аенда Казанда татар телендә нәшер ителә башлый (1926-1991 елларда «Азат хатын» исеме белән дөнья күрә). Татар хатын-кызлары өчен чыга торган һәм Россиянең барлык өлкәләрендә таралучы бердәнбер журнал. Журнал битләрендә көн кадагында торган актуаль темага интервьюлар укырга була. Күренекле замандашларыбыз белән әңгәмәләр, тарихта эз калдырган татар хатын-кызлары, проза һәм шигърият, татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр, йолалар, табиб, психолог һәм экспертлар киңәше, рецептлар һәм мастер-класслар – болар «Сөембикәнең һәр санында.